Главная Новости “Язгы мәгыйшәт” конкурсларына чакырып калабыз.
“Язгы мәгыйшәт” конкурсларына чакырып калабыз.

 

ЧАКЫРУ

Хөрмәтле балалар, әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр! 
Сезне 23 марттан алып 3 нче апрельга кадәр оештырылучы “Язгы мәгыйшәт” конкурсларына чакырып калабыз. Төп мәгълүмат Ак мәчет сайтында (Akmechet.ru).
Бүләкләү 3 апрель 10.00 башлана.
Кыскача:
2-8 яшь малайларга һәм кызларга бирем – язны сурәтләгән рәсемнәрегезне көтеп калабыз. Иҗат җимешләрегезне Ак мәчет холлында куелган тартмага салырга яки Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript почтасына салырга була.
9-13 яшь малайларга һәм кызларга бирем – үз кулларыгыз белән ясалган җимлекләр көтеп калабыз. Иҗат җимешләрегезне вахтага тапшырырга кирәк.
14-17 яшьтәге егетләргә һәм кызларга. 
Егетләргә сыерчык оясын ясап килергә.
Кызларга ак тукымага агачта урнаштырылган сыерчык оясын матур итеп чигеп килергә. Иҗат җимешләрегезне вахтага тапшырырга кирәк.
Хөрмәтле әтиләр (бабайлар) һәм әниләр (әбиләр)!
Ирләргә бирем бүләкләү көнне (3 нче апрель 2016 ел) тизлеккә сыерчык оясын җыю (организаторларныкы) булачак. 
Хатын-кызларга бирем – язга багышланган иҗат җимешләрегезне (рәсемнәр, шигырьләр, чигүләр һ.б.) 1 нче апрельга кадәр вахтага тапшыру кирәк булачак. 
 
Игътибар:
Иҗат җимешләрегезне 1 апрель 18.00 кадәр биреп бетерергә.
ФИО, яшь, телефон язу кирәк
 (ОНЫТМАГЫЗ).
Тел: 8-962-57-34-667 (Габдрахман)
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить