Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Якшәмбе укуларына йомгак.
Якшәмбе укуларына йомгак.

 

18 нче апрель көнне Ак мәчетнең якшәмбе укытучыларын тәбрикләү кичәсе үтте. Ел дәвамында барлыгы 67 төркемдә 1021 ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар укыды.

Аларга 46 остаз гыйлем бирде. Укытучылар составына килгәндә, алар барысы да мәдрәсә, шулай ук 24 мөгаллим һәм мөгаллимә дәньяви югары һәм махсус-урта белем бирү уку йортларын тәмамлаганнар. Алар арасында шәһәребезнең төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, студентлар, һәм шулай ук лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз укыта. 

Инде ничә ел шәһәр халкы, тирә-як районнарда яшәүче халкыбыз өчен "Ак мәчет" гыйлем учагы булып тора. Һәр уку йортының үзенә генә хас сыйфатлары була, "Ак мәчет"нең йөзе булып, мөгаен югары дәрәҗәдә бирелгән гыйлем өстенә, югары әхлак тәрбиясен әйтергә буладыр. 

Чараны тәбрикләү сүзләре белән мәдрәсә ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев ачып җибәрде.

 

Укытчыларга түбәтәй-яулыклар, "Ак мәчет" символикасы төшерелгән каләм, блокнот, мәчет тарихын тасвирлаган китаплар тапшырылды. Мөгаллим-мөгаллимәләр шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

"Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәренә якшәмбе курслары укытучысы Нурҗиһан абыстайның рәхмәт шигыре:


Нинди генә матур сүзләр табыйм
Зур рәхмәтләр әйтер өчен сезгә
Безгә биргән вакыт, саләмәтлек
Икеләтеп кайтсын үзегезгә

Безгә биргән дини белем аша
Тынычлыклар килсен күңелегезгә
Бу дөньяда озын-озын гомер телим
Ахыйрәттә җәннәт түре насыйп булсын сезгә

Нинди генә матур сүзләр табыйм
Мең рәхмәтләр әйтер өчен сезгә
Дөньядагы барлык бәхет, шатлык, саламәтлек
Көзге җилләр белән килсен сезгә.

 

Ахырда табын артында сый-нигъмәтләр белән чәй эчелде.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить