Главная Новости “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк.
“Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк.

 

Чаллыда 27-29 ноябрьдә “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Рәсәйдә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Күргәзмә барышында мастер класслар уздыру, бүләкләр бирү дә каралган.
Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Мөхтәсибәте һәм “Хәләл-Үзәк”. Күргәзмәгә килүчеләр бер уңайдан “Хәләл-Үзәк” белән дә якыннан танышып китәчәк. Ул Чаллыда былтырның декабреннән башлап эшли. Биредә мөселманнар өчен йөзләгән төрдә хәләл ризыклар, дини әдәбият, төрле сувенирлар тәкъдим ителә. “Хәләл-Үзәк” барлык уңайлыклары, намаз залы, тәһарәтханәсе булган заманча бинага урнашкан. Сатып алучылар почмагында дини әдәбият белән танышу, хәләллек темасына уздырылучы әңгәмәләрдә катнашу мөмкинчелеге дә бар.
Күргәзмә 27 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Коръән укып ачылачак. Барлык теләүчеләр чакырыла. Рәхим итегез!
Адресы: Чаллы, Яңа Шәһәр, 27/09А – “Сөембикә” мәчете янәшәсендә
Белешмәләр өчен телефон: 89871729999

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить