Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Хәдисләргә фикһый караш.
Хәдисләргә фикһый караш.

Гарәп өммәте укый-яза белми иде. Җомга сүрәсенең 2нче аятендә Аллаһ әйтте: «Ул - Аллаһ укый-яза белми торган кавем эченнән үзләре кебек укый-яза белмәгән кешене илче итеп җибәрде …» 

Укый-яза белмәгән кешенең ятлауга сәләте көчлерәк була. Шул сәбәпле сахәбәләр сөннәтне саклауда ятлауларына салынганнар, аны язмаганнар. Пәйгамбәребез дә аларга сөннәтне язарга боермаган, Коръәнне язарга боерса да. Киресенчә, сөннәтне язудан тыя торган булган. «Сахих Мөслим»дә китерелгән хәдистә Аллаһ илчесе әйтә: «Миннән Коръәннән башканы язмагыз». Аерым үзеннән рөхсәт сораган кешеләргә генә хәдис язуны рөхсәт итте. Мәсәлән: Мәккәне алу елында пәйгамбәр дөясе өстендә вәгазь сөйләде – Аллаһның Мәккәне филдән саклавы турында. Шул вакыт бер Ямән кешесе килеп: «Миңа язып бир, әй Аллаһның илчесе (ягъни сөйләгән вәгазеңне)», -  диде. Пәйгамбәребез әйтте: «Әбү Шәһкә язып бирегез». Шулай ук пәйгамбәр Гамер ибен Хәземне Нәҗранга (Гарәбстанның көньягындагы төбәк) җибәргәндә аңа кан хакларының күләмнәре язылган язу биреп җибәрде. Ничек кенә булса да, Аллаһ илчесе вакытында язылган сөннәт бик аз. Моның сәбәпләре: 1) укый-яза белмәү; 2) сөннәт Коръән белән буталыр дип курку; 3) кешеләр Коръән ятлау урынына сөннәт ятлауга күчмәсеннәр өчен. Моннан соңгы ике буынның газаватлар, дәүләт эшләре һәм фетнәләр белән мәшгуль булулары да бу сәбәпләргә өстәлде. Икенче йөзнең башларына кадәр эш шундый хәлдә булды. Шуннан соң гына галимнәр сөннәтне җыюга керештеләр. Хәлифә Гомәр ибен Габделгазиз бу эшнең кирәклегенә игътибар итте һәм үләренә бер ел калгач  Мәдинәдәге әмире Әбү Бәкер Мөхәммәд ибен Гамр ибен Хәземгә язды: «Расүлуллаһның хәдисләреннән яки сөннәтеннән булган әйберләрне тикшер һәм яз, чөнки мин гыйлем өйрәнелеп тә галимнәрнең бетүеннән куркам». Шул вакыттан башлап галимнәр сөннәтне туплый һәм яза башладылар. Мәсәлән, Мәдинәдә – Мәлик ибен Әнәс, Мөхәммәд ибен Исхак; Басрада – Хәммәд ибен Сәләмә, Сәгыйдь ибен Гурубә; Күфәдә – Суфьян әс-Сәүри; Шамда – әл-Әүзәгый; Ямәндә – Мәгъмәр; Хорасанда – Ибен әл-Мөбәрәк; Мисырда – Ләйс ибен Сәгыйдь һ.б. Ләкин алар хәдисләрне генә түгел, ә сахәбәләрнең сүзләрен дә, тәбигыйньнәрнең фәтвәләрен дә хәдисләр белән бергә китерделәр. Соңыннан, икенче гасыр ахырында, хәдисләрдән генә торган мүснәдләр төзү башланды. Шуларның беренчеләреннән – Габдулла ибен Муса әл-Күфи мүснәде, Мүсәддәд ибен Мүсәрһәд әл-Басри мүснәде, Нәгыймь ибен Хәммәд әл-Мисрый мүснәде һ.б. Болардан соң сахих хәдисләрне башкаларыннан аеручы галимнәр килә. Аларның һәрберсе хәдиснең кабул ителүе өчен шартлар куйганнар. Ул галимнәрнең кайбер шартлары бер-берсенекенә туры килгән, ә кайберләре аермалы булган. Хәдисләрен фикыһ бабларына туры китереп туплаганнар! Шул галимнәрдән алты имам: Мөхәммәд ибен Исмәгыйль әл-Бохари (256 һ.е. үлгән), Мөслим ибен әл-Хәҗҗәҗ ән-Нисабури (261 һ.е. үлгән), Әбү Давыт Сөләйман ибен әл-Әшгас әс-Сиҗистани (275 һ.е. үлгән), Әбү Гыйсә Мөхәммәд ибен Гыйсә әс-Сүләми әт-Тирмизи (279 һ.е. үлгән), Әбү Габдулла Мөхәммәд ибен Язид әл-Казвини Ибен Мәҗәһ (373 һ.е. үлгән), Әбү Габдрахман ибен Әхмәд ибен Шүгайб ән-Нәсәи (303 һ.е. үлгән). Кайберәүләр уйлавынча, Албани хәдисләрдә иң галим кеше, чөнки ул бөтен хәдис китапларын да тикшерә ала. Ә Әбү Хәнифә кебекләргә хәдисләр барып ирешмәгән. Ә бит Әбү Хәнифә 215 хәдисне үзе генә риваять кылды, ягъни аңа ирешкән хәдисләр башкаларга ирешмәгән! Мондый мантыйк белән карасаң, 373нче елда вафат булган Ибен Мәҗәһнең китаплары Бохари һәм Мөслимнекенә караганда дөресрәк булырга тиеш, чөнки ул алардан соңрак яшәгән, Бохари һәм Мөслим китапларында булган хәдисләр белән яхшырак таныш булган. Йөрәкләре чирле булган үзләрен без сәләфиләр, без генә сөннәт буенча гамәл кылабыз диючеләрнең бу фикере нинди адашу икәнен һәр акылы сәләмәт кеше таныр. Алда әйтелгән алты имамның хәдис китаплары «алты китап»дип атала. Бу галимнәр белән беррәттән, башка бер төркем галимнәр хәдисләрне риваять кылучыларның хәлләрен белү өчен, тикшерү өчен зур тырышлыклар куйдылар, җәрх (хәдиснең ныклыгына тәэсир итә торган риваять кылучыдагы кимчелекләрне тикшерү, искә алу) һәм тәгъдил (хәдиснең ныклыгына тәэсир итә торган риваять кылучының гаделлеген, өстенлекләрен тикшерү, искә алу) гыйлеменә нигез салдылар, аның кагыйдәләрен чыгардылар. Шундый галимнәрдән: Яхья ибен Сәгыйдь әл-Каттан (189 һ.е.ү.), Габдрахман ибен Мәһди (198 һ.е.ү.), Яхья ибен Мәгыйнь (223 һ.е.ү.), Әхмәд ибен Хәнбәл (241 һ.е.ү.) һ.б. Болардан соң хәдис гыйлеменең төрле тармаклары буенча хезмәтләр дөньяга килде: ышанычлы риваятьчеләргә арналган, хәдис гыйлемендәге төшенчәләр буенча һ.б. Бу фәннәр берлектә хәдисләрнең эчтәлеген һәм тапшыручылар чылбырын төрле чүпләрдән тазарттылар, хәдиснең дөреслеген яки зәгыйфьлеген, аның дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирделәр.

 Хәдис әһелләре Әбү Хәнифәне кыяс куллануда гаепләделәр. Ләкин кыясны Әбү Хәнифә генә кулланмады, бәлки барлык мөҗтәһидләр дә кулланды. Әбү Хәнифә әйткән: «Мин Аллаһ китабыннан алам (ягъни хөкемне), әгәр анда тапмасам – Аллаһ илчесенең сөннәтеннән һәм ышанычлы кешеләр кулында булган аның әсәрләреннән алам; әгәр Аллаһ китабында да, Аллаһ илчесенең сөннәтендә дә тапмасам – үзем теләгән сахәбәләрнең сүзләреннән алам, теләмәгәннәреннән алмыйм, ләкин аларның сүзләрен калдырып башкалар сүзенә күчмим. Әгәр эш Ибраһимга, Шәгъбигә, Хәсәнгә, Ибен Сирингә, Сәгыйдь ибен әл-Мүсәййибкә җитсә – һәм мөҗтәһидләрне санап чыга – алар иҗтиһад кылган кебек мин дә иҗтиһад кылам». Кайбер мәсьәләләрдә Әбү Хәнифә карашы белән башка мөҗтәһидләрнең карашы арасында аермалыклар бар. Бу аермалыклар хәдисләр һәм әсәрләрне исбатлауга һәм саклык кылуга төрлечә карау сәбәпле. Шундый аермалыклардан: Әбү Хәнифә хәдисләрнең ышанычлы риваятьчеләр арасында танылган булуын, хәдисне риваять кылучының үзе тапшырган хәдискә хыйләф рәвештә гамәл кылмавын, гомуми һәр кешегә кагылышлы мәсьәләдә шәз риваять (бер риваятьченең башка, аннан ышанычлырак риваятьчеләргә бер үк хәдистә хыйләфлек кылуы) булмавын шарт итеп куя. Хәдис үзеннән-үзе максат булып тормый, бәлки ул шәригать хөкемнәренә ирешү чарасы булып тора. Хәдиснең сүзләреннән бигрәк, аның мәгънәләрен белү һәм гамәл кылу тиешле. Ибен Хиббән һәм Тирмизи (2659) риваять кылган хәдистә Ибен Мәсгудь пәйгамбәребезнең әйткәнен китерә: «Бездән бер нәрсә ишетеп шуны үзгәртмичә башкаларга ирештерүчегә Аллаһның нигъмәте булсын. Кайбер вакыт (хәдис) тапшырылган кеше ишетүчедән (тапшыручыдан) аңлаучырак». Бер көнне Әбү Йосыфтан остазы Әгъмәш бер мәсьәлә турында сорады, һәм ул аңа җавап бирде. Әгъмәш әйтте: «Кайдан алдың моны (ягъни бу хөкемне)?» Әбү Йосыф әйтте: «Миңа сөйләгән хәдисеңнән,» һәм хәдисне сөйләп бирде. Әгъмәш әйтте: «Синең ата-анаң бергә кушылганчы ук мин аны (хәдисне) яттан белә идем, әмма аның мәгънәсен әлегә кадәр белмәдем». Имам Мәликнең аермалыклары: Мәдинә әһелләренең гамәле дәлил санала, кыястан өстенрәк, ягъни сөннәткә тиң; сахәбәнең сүзен кыястан өстен күрә; бар кешегә дә кагылышлы мәсьәләдә хәдиснең мәшһүр булуын шарт итеп куймый; әхәд хәдисләрне (мүтәвәтир һәм мәшһүр хәбәрләр шартларына туры килми торган, бер генә кеше риваять кылган хәдисләр), кыяска каршы килгән очракта да, кыястан өстен күрә; әхәд хәдисләрнең кабул ителүе өчен Мәдинә әһелләре гамәленә каршы килмәвен шарт итеп куя; Хиҗәз галимнәре риваять кылган хәдисләргә өстенлек бирә. Имам Шәфигыйның аермалыклары: сахих хәдисләр буенча гамәл кылуны Коръән хөкемнәре белән гамәл кылуга тиңләштерә; хәдискә карата Әбү Хәнифә һәм Мәлик куйган шартларны куймый; әхәд хәдисләр белән гамәл кылуны тиеш саный; Әбү Хәнифә һәм Мәликтән аермалы буларак иң беренче булып мурсәл хәдисләрне (тәбигыйньнең сахәбәне искә алмыйча пәйгамбәрдән хәдис китерүе) кире какты; сахәбәләр сүзен дәлил санамый. Әхмәд ибен Хәнбәлнең аермалыклары: сахих хәдисне кыястан, иҗмәгътан, сахәбә сүзеннән өстен куя; мурсәл һәм зәгыйфь хәдисләр буенча гамәл кылуны дөрес саный; зарурат булганда гына кыяс куллануны рөхсәт итә.

Пәйгамбәрнең сөннәтен ташлаулары сәбәпле кайберәүләр адаштылар һәм башкаларны да адаштырдылар. Алар әйттеләр: Коръәндә һәр нәрсәнең аңлатмасы, бәяне бар һәм сөннәткә хаҗәт юк. Шул сәбәпле төрле фиркалар иҗмәгъ әһелләренә каршы чыктылар, рафида, хавариҗ, җәһмия фиркалары кебек төркемнәр барлыкка килде. Ә бит Аллаһ Коръәндә сөннәткә иярүне, аны кабул итүне боерды: «Аллаһ илчесе сезгә нәрсәләр белән килсә – шуларны алыгыз, кабул итегез, һәм сезне нәрсәләрдән тыйса – шуларны калдырыгыз» (59:7); «Аның (пәйгамбәрнең) әмерләренә хыйләфлек кылучылар, аларга фетнә төшүдән яки авырттыручы газаб ирешүдән саклансыннар» (24:63). Бу аятьләр сөннәтнең дәлил, хөҗҗәт икәнлеген , аңа иярү тиешлеген белгертәләр. Шәригатьтә сөннәт Коръәннән кала икенче урында килә. Моның дәлиле: 1) Китабның (Коръән) исбатлануы катгый, ә сөннәтнең исбатлануы гомумән алганда катгый, аерым-аерым алганда занни (акыл белән уйлап, фикерләп, чамалап бер нәрсәнең дөреслегенә карар кылу); 2) Мүгаз ибен Җәбәлнең хәдисендә килә: «… Аллаһ илчесе әйтте: «Нәрсә белән хөкем итәрсең?» Мүгаз әйтте: Аллаһның Китабы белән. «Әгәр тапмасаң?» Әйтте: Аллаһ илчесенең сөннәте белән...» Хәнәфиләрнең фарыз белән ваҗибны аерулары Китапны сөннәттән өстен куюга нигезләнгән! Китап һәм сөннәт шәригатьнең асылы булуга карамастан, пәйгамбәребезгә иҗтиһад кылу рөхсәт ителгән иде һәм ул иҗтиһад кылды, сахәбәләренә дә иҗтиһад кылуны рөхсәт итте һәм хуплады. Аның иҗтиһад кылуына ачык мисаллардан – Гайшә анабызга әйткән сүзләре: «Әгәр синең кавемең көферлектән яңа гына чыккан булмаса, Кәгъбәне Ибраһим пәйгамбәр нигезе буенча кире төзер идем». Шәригатьнең, мәгънәсен тикшерү таләп ителмәгән текстлардан («нусус»лардан) гына тормавына ачык дәлил бу.

Сахәбәләрдән берсе дә пәйгамбәрнең барлык хәдисләрен дә белмәгән. Аларның кайберләре күбрәк, ә кайберләре азрак белгәннәр. Хәдисләр риваять кылу да ул заманнарда киң таралмаган. Әбү Бәкер һәм Гомәр хәдисләр риваять кылуны сөймәгәннәр. Хәлифә булган вакытында Гомәр хәдисләр риваять кылудан тыйган һәм кисәткән. Бүгенге үзләрен хәдис һәм сөннәт әһелләре дип йөрүчеләрне Гомәр яки Әбү Бәкер килеп «хәдис, хәдис; без сәләфиләр; без генә сөннәт буенча яшәүчеләр» дип кычкырып йөрүдән тыйса, аларның аны кәфергә чыгаруларында шик юк! Чын сәләфләребез Коръәнне өстен куялар, хәдисләр белән генә мавыгудан тыелалар һәм тыялар иде бит. Бу эштә кем сәләфләргә иярүчерәк соң?!

Хәдис дөрес булса һәм пәйгамбәребездән икәнлеге исбатланса, аның белән гамәл кылу тиешлегендә хыйләфлек юк. Ләкин хәдисне исбатлау юлларының төрле булуы, ышанычлы яки бик ышанычлы булмаган риваятьчеләрнең булуы сәбәпле  хәдисләр сахих, хәсән, зәгыйфькә; мүтәвәтир (бер хәбәрне пәйгамбәребездән күп риваятьчеләрнең тапшыруы) һәм әхәдкә бүленделәр. Мүтәвәтир хәдисләрнең кабул ителүендә хыйләфлек юк. Әмма әхәд хәдисләрнең исбатлануы шөбһәле булу сәбәпле, сахәбәләр арасында аның кабул ителүенә карата аермалыклар бар. Мәсәлән, Әбү Бәкер һәм Гомәр пәйгамбәрдән ишетүгә ике кеше шаһитлык биргән хәдисләрне генә кабул иткәннәр. Бу мәсьәләдә хәнәфиләр Әбү Бәкергә һәм Гомәргә иярәләр, Әбү Хәнифә үзе уйлап чыгарган нәрсәгә түгел! Сахәбәләр кайбер хәдисләрне кире кактылар һәм алар белән гамәл кылмадылар: яки риваятьченең ышанычлыгында кимчелек күреп, яки аның мәнсух (хөкеме бетерелгән) икәнен белеп, яки аңа каршы килә торган ныклырак дәлилгә нигезләнеп. Мәсәлән: Бохари һәм Мөслимдә килә торган «Сезнең берегез йокыдан торса савытка тыгар алдыннан  кулын юсын, чөнки кулыгызның кайда йөргәнен белмисез» дигән хәдис белән Гайшә гамәл кылмады һәм әйтте: «Ә миһрас (уеп ясалган таш савыт) белән нишләргә тиешбез?» Бохари һәм Мөслимдәге хәдисләрнең һәрберсе белән гамәл кылу тиеш дип уйлаучылар Гайшә анабызның бу гамәле турында нәрсә әйтерләр соң?! Хәдисләрне иң күп риваять кылучы сахәбәләр (бер меңнән артык хәдис риваять кылучылар) – Әбү Һурайра, Җәбир, Ибен Гомәр, Ибен Габбас, Әнәс ибен Мәлик, Гайшә. Ягъни Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали түгел. Ләкин бу дүрт хәлифәнең сөннәтне белмәүләрен яки сөннәт белән гамәл кылмауларын күрсәтми бит! Әбү Хәнифәгә дә шулай карагыз, гадел булсагыз. Ибен Габбасның хәдисләр җыюга булган тырышлыгы билгеле. Шулай булуга карамастан, аның түбәндәге сүзләре Мөслимдә китерелә: «Аллаһ илчесеннән дип ялган сөйләнә башлаган заманга кадәр без аның хәдисләрен сөйли идек, ләкин кешеләр түбәнчелеккә һәм гөнаһка бата башлагач аның хәдисләрен сөйләүне калдырдык.»

Сахәбәләр заманында иҗтиһад – мәсьәләләрнең хөкемнәрен Китаптан, соңыннан сөннәттән алуга, аларда булмаса акылны эшләтүгә, фикерләүгә корылган булган. Ул гасырдагы фәтвә бирүчеләр төрле ысуллар кулланганнар. Кайберләре – Гомәр, Ибен Мәсгудь кебек – фикерләүне, акылны киң кулланганнар, файдаларны тикшергәннәр һәм хөкемне шуңа нигезләп чыгарганнар. Ә кайберләре – Габбас, Зүбәйр, Ибен Гомәр кебек – саклану (ихтият кылу) сәбәпле Коръән һәм сөннәт текстларыннан узмаганнар, туктап калганнар. Соңыннан сахәбәләр төрле җирләргә таралганнар һәм үзләреннән соң килүчеләргә үз юлларын мирас итеп калдырганнар. Хиҗәз әһелләре фикерләүне, кыясны бик нык зарурат булганда гына кулланганнар, нусуслардан һәм әсәрләрдән читкә чыкмаганнар. Кыясны сирәк кулланганнары өчен аларны «хәдис әһелләре» дип атый башлаганнар. Ни өчен соң алар фикерләүне, кыясны аз кулланганнар? Моның сәбәпләре түбәндәгечә: 1) остазларының юлына иярү, Ибен Гомәргә мәсәлән; 2) кулларында булган әсәрләрнең күплеге (хәдисләр һәм сахәбәләрнең фәтвәләре); 3) тормышларының гадилеге, пәйгамбәребез заманындагыча үзгәрми калуы. Гыйрак әһелләре шәригать хөкемнәренең мәгънәләрен акыл белән аңлап була, шәригать хөкемнәре бәндәләр файдасына корылган, гыйлләләргә һәм ныклы ысулларга нигезләнгән һәм хөкемнәр шуларга бәйле дип санаганнар. Кыясны киң кулланулары сәбәпле аларны «раэйы (фикерләү, уйлау) әһелләре» дип атый башлаганнар. Ни өчен соң алар кыясны киң кулланганнар? Моның сәбәпләре: 1) остазларына иярү, Гомәргә, Ибен Мәсгудькә мәсәлән; 2) Гыйракта сахәбәләрнең күп булуы (Күфә һәм Басра шәһәрләре мөселман гаскәрләренең мәркәзе булу сәбәпле атаклы галим сахәбәләр Гыйрак җиренә урнашканнар); 3) төрле адашкан фиркаларның барлыкка килү урыны булу сәбәпле Гыйрак галимнәре хәдисләргә карата каты шартлар куйганнар; зәгыйфь, мәшһүр булмаган хәдискә караганда ныклы нигезгә төзелгән кыясны куллануны өстенрәк күргәннәр; 4) Хиҗәздән аермалы буларак Гыйракта мәсьәләләрнең күплеге һәм төрлелеге кыясны киң кулланырга мәҗбүр иткән. Ничек кенә булса да, ул галимнәрнең берсе дә үзенең фикерен яки кыясны дөрес булган, исбатланган хәдистән өстен куймаган.

Шик юк, тәсхыйх (хәдиснең ныклы, дөрес булуын исбатлау) һәм тәдгыйфь (хәдиснең зәгыйфь булуын исбатлау) ысуллары занни, күбесенчә мөхәддис һәм мөҗтәһиднең тоемына,зәвыгына нигезләнгән. Шуңа күрә, бер мөхәддис яки мөҗтәһиднең башка мөхәддис яки мөҗтәһидләргә хыйләф булуы, туры килмәве гаеп саналмый. Мөслим кайбер ысулларда Бохарига хыйләфлек кылган. Бохари, мәсәлән, ганьганәне (риваятьчеләр чылбырында «гань» сүзен куллану) кабул итү өчен риваятьчеләрнең бер тапкыр очрашуын һәм сәнәде тоташкан булуны шарт итеп куйган, ә Мөслим андый шарт куймаган һәм бер заманда яшәүләрен (аралары «гань» сүзе белән тоташкан ике риваятьченең) һәм очрашу мөмкинлеген җитәрлек санаган, һәм башка галимнәр дә аның белән килешкәннәр. Әгәр мәҗһүлдән (мәҗһүл – үзе яки сыйфатлары билгесез булган риваятьче) риваять кылучы һәм мәҗһүлнең шәехы ышанычлы (сика) булып, хәдис мүнкәр (зәгыйфь риваятьченең хәдисне ышанычлы риваятьчеләргә хыйләф рәвештә тапшыруы) булмаса – мәҗһүлнең риваяте кабул ителә һәм ул дәлил санала, дип Ибен Хиббән башка мөхәддисләргә хыйләфлек кылган. Шулай булгач, хәнәфиләргә да кайбер ысулларда башкалардан аермалы булу ярамый мени?! Аллаһ илчесеннән башка һәркемнең сүзе кире кагыла ала, һәм һәркем пәйгамбәрдән башка кешенең сүзен кире кага ала. Гакыйдәсе сәләмәт булган мөселман кеше моны аңлый һәм моңа ышана.

Мөхәддис, хәдисләр галиме дип кем атала соң? Хәдисне ишетеп аны тапшыручы гына әле мөхәддис була алмый, бәлки  мөхәддис ул – хәдисне исбатлау юлларын, тапшыручыларны җәрх һәм тәгъдил кылу юлларын да белүче. Гавам халык белмәсә дә, яки аннан яшерсәләр дә, хәдис гыйлемендә билгеле кагыйдә бар: әгәр зәгыйфь хәдис берничә юл белән риваять кылынса яки аны кабул ителерлек итеп ныгытучы әйбер булса, ул «хәсән лигайриһи»га әйләнә. Әгәр зәгыйфь хәдиснең юллары ишәйсә (күбәйсә), ул «сахих лигайриһи» га әйләнә. Риваятьчеләрнең зәгыйфьлеген яки ышанычлыгын билгеләү, хәдисләрнең дөреслеген яки яхшылыгын билгеләү – иҗтиһади эш һәм һәркемнең бу эштә үз карашы бар. Бер галимдә риваять кылучы зәгыйфь саналырга, ә икенче берәүдә шул ук кеше ышанычлы саналырга мөмкин. Башка гыйлемнәрдә, мәсәлән тәфсир, фикыһ, гакыйдә һ.б.,  галимнәр арасында кайбер мәсьәләләрдә иҗмәгъ, ә кайберләрендә аермалыклар (ихтиләф) булган кебек үк. Риваятьчеләрне белү гыйлемендә дә галимнәр арасында ихтиләф бар һәм бу табигый хәл. Әхәд хәбәрләргә карата төрле галимнәр төрле шартлар куялар һәм бу шартлар иҗтиһадка нигезләнгән, Коръән яки сөннәт текстларына түгел! Бу турыда Сүютый, Ибен Тәймия, Ибен Җәрир, Ибен Мәһди, Тирмизи, Зәһәби, Нәвәви, Ибен Хәҗәр һ.б. искә ала. Мәсәлән, имам Нәвәви әйтә: «Кайбер гаепләүчеләр Мөслимне  «Сахих» җыентыгында зәгыйфь риваятьчеләрдән риваять кылуда гаеплиләр. Ләкин аның гаебе юк. Аның җавапларын Ибен Саләх китерде. Шуларның берсе: Мөслимдә ышанычлы саналып та башкаларда зәгыйфь саналуы. Җәрх тәгъдилдән өстенрәк дип әйтү дөрес түгел, мәгәр җәрхның сәбәбе аңлатылган, исбатланган очракта гына. Шулай булмаса җәрх кабул ителми».

Бер галимнең хәдисне сахих санавы башкаларның да ул хәдисне дөрес санавын мәҗбүр кылмый. Сахих хәдисләр белән генә гамәл кылуны һәм хөкемнәрдә имамнарга иярүне ташлауны дәгъва кылучылар, тәкълидне, иҗтиһадны һәм аның әһелләрен хурлауда артыклык кылучылар  хәдисләргә кагылышлы эшләрдә мөхәддисләрне тәкълид кылалар.Чөнки хәдиснең дөреслеге яки яхшылыгы мөхәддисләрнең иҗтиһадына нигезләнгән. Мөхәддисләрне тәкълид кылуның мөҗтәһидләрне тәкълид кылудан нинди аермасы бар, хәтта беренчесе мактаулы булып икенчесе ширек һәм хурлык булырга?! Аллаһ аларны һидәяткә күндерсен һәм эшләрен төзәтсен. Мөҗтәһид бер хәдисне дәлил итеп китерсә, ул хәдисне сахих санавын белгертә. Бу турыда Сүютый «Әт-тәдриб»тә, Ибен Хәҗәр «Әт-тәлхыйс әл-хәбир»дә (1:170; 2:143) әйттеләр. Шуңа күрә, имам Мөхәммәд ибен әл-Хәсән һәм имам Тахави дәлил итеп китергән һәрбер хәдис сахих, хөҗҗәт, чөнки алар мөхәддисләр һәм мөҗтәһидләр булдылар.

Зәгыйфь дигән сүз батыйл яки ялган дигәнне аңлатмый. Бәлки хәдис әһелләре куйган шартларга туры килмәүне генә аңлата. Асылда ул сахих та булырга мөмкин һәм аның сахих икәнлеген белгертүче дәлил дә килергә мөмкин. Әгәр зәгыйфь хәдис белән гыйлем әһелләре гамәл кылса яки аны дәлил итеп китерсәләр, ул хәдис сахихка әйләнә. Бу турыда Тирмизи, Сүютый һәм башкалар әйттеләр. Бездә, хәнәфиләрдә, әгәр өммәт хәдисне кабул итсә, ул мүтәвәтир мәгънәсендә санала. Җәссас «Әхкәм әл-Куръән»дә (1:386) әйтте: «Бу хәдис әхәд юлы белән килсә дә, мүтәвәтир хөкемендә, чөнки кешеләр кабул иткән әхәд хәбәрләр бездә мүтәвәтир мәгънәсендә санала».

Бохари һәм Мөслимнең «Сахих»ларында бөтен сахих хәдисләр дә җыелмаган, алардан башка да сахихлар бар. Алар (Бохари һәм Мөслим) барлык сахих хәдисләрне чолгап алуны максат итеп куймаганнар. Бохари әйтте: «Әл-җәмигъ» китабыма сахихны гына керттем һәм сахихлардан кайберләрен калдырдым озынга сузудан куркып». Мөслим әйтте («Сахих Мөслим», Тәшәһһүд бабы,4:122): «Миндә сахих саналган һәр хәдисне монда китермәдем. Иҗмәгъ кылынганнарын гына китердем (ягъни сахих саналсын өчен иҗмәгъ кылынган шартларга туры килә торганнарын)». Бохари һәм Мөслим икесе дә, яки аларның берсе китергән сахих хәдискә башкалар китергән сахих хәдисне тиңләштерү, каршы кую ярый. Ике сахих хәдистән берсенең Бохарида булуы аңа өстенлек бирми, бәлки читтән булган өстенлек бирүче башка сәбәп кирәк. Бу ике китапны башка сахих китапларыннан өстен куючылар аңларга тиеш – аларга кадәр булган мөҗтәһидләргә карата ул китапларны өстен куя алмыйлар, бәлки алардан соң килүчеләргә карата гына өстен куя алалар. Чөнки Бохари һәм Мөслим җыентыкларының дөреслегенә өммәт бу җыентыклар тупланганнан соң гына иҗмәгъ кылды, ә сәләфләргә – Әбү Хәнифә, Мәлик кебекләргә – моның бер кагылышы да юк. Бохари һәм Мөслимнән башка сахих хәдисләр җыентыгы юк дип алдаучы яки алданучы (төрле сәбәпләр аркасында: наданлыгы, ялкаулыгы, шәхси яки мәзһәби дошманлыгы, дорфалыгы һ.б.) кешеләргә Сүютыйның «Җәмгу әл-җәвәмигъ»тагы сүзләрен китерәбез: «Бохарига – (خ), Мөслимгә – (م), Ибен Хиббәнгә – (حب), Хәкимнең «Мүстәдрак»тәге хәдисләренә – (ك), Дыя әл-Мәкъдисинең «Әл-мухтара»дагы хәдисләренә – (ض) билгесе куйдым. Бу биш китаптагы барлык хәдисләр дә сахих».

Зәһәби Ибен Хәземнең «Мүләххасу ибтали әл-кыяс» китабындагы (68нче бит) сүзләрен китерә: «Барлык хәнәфиләр дә бер фикердә – Әбү Хәнифәнең мәзһәбе буенча зәгыйфь хәдис кыястан(раэйыдан) өстенрәк». Шулай ук бу турыда  мөхәддис Гали әл-Кари «Әл-миркать»тә дә (98нче бит) әйтте. Монда сүз батыйл яки мүнкәр хәдисләр турында түгел, ә аны этәрә торган әсәр булмаган, аңа каршы иҗмәгъ кылынмаган зәгыйфь хәдисләр турында бара. Шуңа күрә дә, намазда кычкырып көлү (каһкаһа) турындагы хәдис зәгыйфь булса да, Әбү Хәнифә аны кыястан өстен куйды; хәдисе зәгыйфь булуга карамастан, ун дирһәмнән кимрәк урлаучының кулын кисүне тыйды; ачыган хөрмә суы белән тәһарәт алуны кыястан алга куйды, зәгыйфь хәдистә килүенә карамастан. Искә алырга кирәк: сәләф галимнәр кулланышындагы «зәгыйфь»нең мәгънәсе ахырдан килгән галимнәрнең кулланышындагы «хәсән»гә туры килә, ягъни «зәгыйфь лизәтиһи, хәсән лигайриһи». Өстә китерелгән хәдисләр яки «хәсән лизәтиһи», яки «хәсән лигайриһи».

Хәдис сахих саналсын өчен риваятьченең гаделлеге һәм төгәллеге белән бергә түбәндәге шартлар да куела: хәдис Коръәндә булган катгый хөкемгә һәм мәшһүр сөннәткә хыйләф булмаска тиеш; сахәбәләр заманында ул хәдис белән гамәл кылу калдырылмаган булырга тиеш; гомуми, һәр кешегә кагылышлы эш турында шәз риваять булмаска тиеш. Хәнәфиләрдә ике ышанычлы риваятьче арасындагы риваять кылучы кабул ителә, гадел санала, хәтта аның ышанычсызлыгы билгеле булганчыга кадәр. Зәһәби «Әл-мизән»дә Мәлик әл-Мисрыйның тәрҗемәи хәлендә (3:426) әйтә: «Ибен әл-Каттан әйтте: ул гаделлеге исбат кылынмаган кешеләрдән санала, ягъни аның ышанычлы булуы турында беркем дә сөйләмәгән. Бохари һәм Мөслим риваятьчеләре арасында күпләре турында беркем дә аларның ышанычлыгына шаһитлык кылмаган дип беләбез».

Риваятьчене гаепли торган бидгать ике төрле: 1) риваятьне кире кагуга тәэсир итә торганы, 2) риваятьне кире кагуга тәэсир итми торганы. Бидгать белән сыйфатланучы кеше бөтен өммәтнең уртак кагыйдәләре буенча тәкфир кылына торган булса, аның риваяте кабул ителми. Бидгать белән сыйфатланучы тәкфир (кәфергә чыгару) кылынмыйча тәфсикъ (бозык, фәсикъ санау) кылына торган булса, ләкин ышанычлы, гадел булып үз бидгатенә кешеләрне чакыручы булмаса, хәнәфиләрдә аның риваяте кабул ителә. Сүютый әйтте («Әт-тәдриб», 219нчы бит): « …файда: монда Бохари белән Мөслим яки аларның берсе китергән риваятьчеләрдән бидгатьтә гаепләнүчеләрне китерергә теләдем…», һәм ул аларны санап чыккан, шулардан: ирҗада гаепләнүчеләр – 14; насабияда гаепләнүчеләр – 7; шигыйлыкта – 25; кадәриядә – 30; җәһмиядә – 1; хавариҗлыкта – 3; вакфиядә – 1; ягъни барысы 81 риваятьче! Ибен Хәҗәр «Һәдйү әс-сәри» китабында (2:189) Бохари риваятьчеләреннән игътикады дөрес булмауда гаепләнүчеләрне искә алды һәм аларның саны 69га җитте. Бу мәсьәләләрне Ибен Хәҗәрнең «Мүкаддимәтү әл-фәтх»ында (1:383; 2:111), шулай ук Зәһәбинең «Әл-мизән»ендә (1:27) табарга була. Хәнәфиләрне ирҗада (иманлы кешегә гөнаһ эшләүнең зыяны юк дип санаучы фирка) гаепләгәннәре кебек үк, имам Бохарины да бидгатьтә – Коръәнне мәхлукъ дип санауда – гаепләделәр! Шул сәбәпле имамнар Мөхәммәд ибен Яхья әз-Зүһәли, Әбү Хәтим әр-Рази, Әбү Зүрга әр-Рази, һ.б. аның хәдисләрен ташладылар. Бу турыда «Мүкаддимәтү әл-фәтх»та (1:491; 2:203, 204)  киң итеп аңлатыла.

Ибен Габделбар «Җәмигу бәян әл-гыйлем вә фадлиһ»та (2:149) әйткәнчә, хәдис әһелләре Әбү Хәнифәне хәдисләрне белмәве яки кулланмавы сәбәпле хурламадылар, ә аның алардан аермалы буларак кыясны һәм иҗтиһадны киң куллануы сәбәпле хурладылар. Әбү Хәнифәнең мөхәддис һәм хафиз булуына Зәһәби һәм Ибен Халдун кебекләрнең шаһитлыгы безгә җитә, ни гадел шаһитлардыр алар! Бозык заман шаһитларының шаһитлыгына һич хаҗәт юк.

Бохариның Әбү Хәнифә хакында тайпылышы сәбәпләре турында.

Бохари Нүгайм ибен Хәммәд белән дус булган. Әд-Дүләби аны Әбү Хәнифәнең кимчелекләре турында ялган хикәяләр уйлап чыгарып сөйләүдә гаепләде. Бу турыда «Әт-тәһзиб»тә һәм «Әл-мизән»дә искә алына. Бохариның ул кеше белән дус булуы – аның Әбү Хәнифә хакында тайпылышының төп сәбәпләреннән берсе булырга мөмкин. Бохариның Әбү Хәнифәгә карата гаделсезлеге, тискәре мөнәсәбәте аның китапларында да чагыла, мәсәлән, «Әт-тарих әс-сагыйр» китабында (158, 174нче битләр). «Сахих»та Бохари 18 урында Әбү Хәнифә турында төрттереп әйтә, мәсәлән: «… кайбер кешеләр әйтте …», ягъни Әбү Хәнифә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Аның сәбәбе Бохариның Нүгайм ибен Хәммәд әл-Мәрвази белән сохбәт кылуындадыр. Нүгайм Әбү Хәнифәгә каршы каты гаделсезлек кылган. Зәһәби Нүгайм турында искә алып әйтә («Әл-мизән», 4:269): «әл-Әзди әйтте: Нүгайм сөннәтне куәтләү өчен ялган хәдисләр куя һәм Ногманның (Әбү Хәнифәнең) кимчелекләре турында ялган хикәяләр куя, аларның барысы да ялган». Ибен Хәҗәр «Тәһзиб әт-тәһзиб»тә (10:460-463) Нүгаймнең тәрҗемәи хәлендә әйтте: «Әл-Габбас ибен Мусгаб әйтте: Мөхәммәд ибен әл-Хәсәнгә һәм аның остазына (Әбү Хәнифәгә) каршы китаплар җыйды…. Аларның барысы да ялган».

Ибен Хәҗәр «Әл-фәтх»та (7:314) «Сезнең берегез дә икендене укымасын, мәгәр бәни курайзада гына укысын», дигән хәдис турында (бу хәдис Мөслимдә түбәндәге сүзләр белән китерелә: «Сезнең берегез дә өйләне укымасын, мәгәр бәни курайзада гына укысын») әйтте: «Бохари аны ятлаганча язган, сүзләрен ригаять кылмаган (кайгыртмаган), аның мәзһәбендә бу яраганча (ягъни мәгънә белән риваять кылу), Мөслимнән аермалы буларак. Мөслим риваятьнең сүзләренә бик сак булган. Моның киресен мин рөхсәт итмим, чөнки башкалар да бу мәсьәләдә Мөслим белән бер фикердә». Шулай итеп Бохари хәдиснең сүзләрен кайгыртмыйча мәгънәсе белән риваять кылуны рөхсәт итә. Шул сәбәпле булса кирәк, имам Мәлик әхәд хәдисләрне,әгәр алар Мәдинә әһелләренең гамәленә каршы килсә, калдыра торган булган.

Кайбер кешеләр: Әбү Хәнифә хәдисләр китапларга туплап җыелганчы яшәгән, әгәр хәдисләр туплангач яшәсә кыясны ташлар иде һәм хәдисләр белән генә гамәл кылыр иде, диләр. Ләкин аның укучылары Мөхәммәд, Әбү Йосыф, Зөфәр, Ибен әл-Мөбәрәк һ.б. хәдисләр тупланган заманга ирештеләр. Шулай булуга карамастан, аның кыясларын ташламадылар, кайбер мәсьәләләрдә остазларыннан аермалы булсалар да. Алар да Әбү Хәнифәгә иярүчеләр, алар да хәнәфи мәзһәбен төзүчеләр. Беркем дә барча хәдисләр белән гамәл кылуны дәгъвә итә алмый. Хәдис әһелләре үзләре үк хәнәфиләр гамәл кылган хәдисләр буенча гамәл кылмадылар, аларны ташладылар һәм башка хәдисләрне кабул итеп гамәл кылдылар. Бар кешеләр дә кайбер хәдисләр белән гамәл кылдылар, ә кайберләрен ташладылар: яки аныңча зәгыйфь булуы сәбәпле; яки мәшһүр һәм мүтәвәтир хәдискә каршы килүе сәбәпле; яки мәнсух булуы сәбәпле; яки шәз булуы сәбәпле; яки гавам халык төшенә алмый торган мәгънәдә аңлатылуы сәбәпле һ.б.

Кешеләр Бохари һәм Мөслимдә хәдисләре риваять кылынган риваятьчеләр һичшиксез гадел һәм кабул ителәләр дип саныйлар. «Әннә» (انّ ) һәм «гань» (عن) сүзләре белән риваять кылу хәдис әһелләрендә өзеклекне (инкыйтаг) белгертә. Мондый риваятьләр Бохари һәм Мөслимдә дә күп. Шулай булуга карамастан, Бохари һәм Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан башка җыентыкларда мондый риваятьләр килсә – өзек риваять диләр, ә аларныкында килсә – тоташ риваятьтер бу диләр. Мондый мантыйкны нинди Коръән белән һәм нинди сөннәт белән исбатлыйлар микән алар?! Бу мәсьәлә тәфсилләп «Игълә әс-сүнән» китабында китерелә (19:463-468). Хәдис гыйлеме белән кызыксынучылар шунда мөрәҗәгать итсеннәр.

Хәдисләргә карата хәнәфиләрнең кайбер ысуллары.

Аллаһ илчесе сөннәтенең безгә ирешүенең мәртәбәләре: 1) шөбһәсез тулы ирешү (мүтәвәтир хәдисләр); 2) рәвешендә шөбһәсе булган ирешү (мәшһүр хәдисләр); 3) рәвешендә дә, мәгънәсендә дә шөбһәле булган ирешү (әхәд хәдисләр). Беренче төргә Коръән, биш намаз, рәкәгатьләр саны, зәкәт микъдарлары турындагы хәдисләр кебек хәбәрләр керә. Бу төр риваятьләр чын, хакыйкый гыйлем хасыйл итә, ягъни үз күзең белән күргән кебек. Икенче төргә читеккә мәсех кылу, зиначыны таш белән ату турындагы хәдисләр кебек хәбәрләр керә. Алар белән Китапка өстәмә кылу дөрес һәм бу хәнәфиләрдә нәсых санала. Бу төр хәбәрләр асылда әхәд хәбәрләрдән булу сәбәпле аларда шөбһә бар, шуңа күрә алар чын гыйлем хасыйл итми, ә ышанычлык, иминлек гыйлеме хасыйл итә. Өченче төр хәбәрләргә беренче һәм икенче төргә карамаган хәбәрләр керә, ягъни мәшһүр булмаган әхәд хәдисләр. Хәнәфиләрдә мондый хәбәрләр чын гыйлем хасыйл итмиләр, ләкин алар белән гамәл кылу тиеш (ваҗиб) була. Әхәд хәдисләр чын (якыйн) гыйлемне белгертәме, әллә чамалы (занни) гыйлемнеме? Бу мәсьәләдә каршылыклар һәм бәхәсләр күп булды, төрле фиркалар бер-берсен шушы мәсьәләдәге аермалыклар сәбәпле тәкфир кылдылар. Чөнки, әгәр әхәд хәбәрләр хакыйкый шиксез гыйлемне белгертсә – аны инкяр итү көферлек була. Кайбер хәдис әһелләре бу фикерне кабул иттеләр. Ләкин алардан башка барлык галимнәр дә әхәд хәбәрләр берничек тә чын, якыйн гыйлем белгертми диделәр. Чөнки әхәд хәбәрләр шиксез-шөбһәсез түгел, аларда ихтимал бар, ә ихтимал булган җирдә якыйн була алмый.

Әхәд хәбәрләр, кем риваять кылуына карап, ике төргә бүленә: 1) мәҗһүл (билгесез), 2) мәгъруф (билгеле). Мәгъруф үзе тагы ике төргә бүленә: 1) фикыһта һәм иҗтиһадта танылган кеше, 2) риваятьтә танылган кеше, фикыһ һәм фәтвәләрдән башка. Фикыһ һәм иҗтиһадта танылган риваятьчеләргә дүрт хәлифә, Ибен Мәсгудь, Ибен Габбас, Ибен Гомәр, Зәйд ибен Сәбит, Мүгаз ибен Җәбәл, Әбү Муса әл-Әшгари, Гайшә, Үбәй ибен Кәгыб, Габдрахман ибен Гаүф, Хузәйфә ибен әл-Ямән кебекләр керә. Аларның хәдисләре хөҗҗәт, дәлил, кыяска туры килсә дә, каршы килсә дә. Фикыһ һәм иҗтиһад белән танылмаган, ләкин гаделлек һәм төгәллек белән танылган риваятьчеләргә Әбу Һурайра, Әнәс ибен Мәлик кебекләр керә. Аларның риваятьләре кыяска туры килгәндә кабул кылына. Әгәр кыяска каршы килсә – калдырыла, кабул ителми. Чөнки сахәбәләр арасында пәйгамбәребез хәдисләрен сүзмә-сүз түгел, ә мәгънәсе белән тапшыру киң таралган булган. Әгәр риваятьченең фикыһы зәгыйфь булса, ул хәдиснең  мәгънәләрен белеп бетерә алмый. Аның тапшыруында хәдиснең мәгънәләреннән булган берәр мәгънә төшеп калырга мөмкин һәм әхәд хәбәргә өстәмә шөбһә керә. Кыяс мондый өстәмә шөбһәләрдән азат. Хәнәфиләрне хурлаучылар алданмасын, бу шөбһә риваятьченең гаделлеге яки төгәллегендә түгел, ә хәдиснең мәгънәсен, фикыһын тулы итеп тапшыруда! Риваятьченең хәбәрен кыястан алда кую өчен аның фәкыйһ булуын шарт итеп барлык хәнәфи галимнәре дә куймый. Әбү әл-Хәсән әл-Кәрхый һәм аның укучылары мондый шартны куймыйлар. Риваятьченең гадел һәм төгәл булуы җитә диләр. Шуңа күрә, Әбү Һурайраның ураза тотучының онытып ашавы яки эчүе турындагы хәдисе белән гамәл кылдылар, кыяска каршы килсә дә. Хәтта Әбү Хәнифә бу турыда: «Әгәр риваять булмаса, кыяс буенча хөкем итәр идем», - дигән. Риваятьченең фәкыйһ булуы шартын хәнәфиләрдә соңыннан килүче галимнәр куя.

Мәҗһүл үзе дүрт төргә бүленә: 1) аның хәдисен ышанычлылар («сика»лар) тапшыралар, хәдисе белән гамәл кылалар һәм хәдисенең дөреслегенә шаһитлык бирәләр яки ул риваятьчене яманламыйлар; 2) аны яманлыйлар һәм риваятьләрен инкяр итеп каршы чыгалар; 3) аның үзе һәм риваятьләре турында төрле карашта булалар; 4) аның риваятьләре сәләфләр арасында гомумән билгеле булмаган. Мәҗһүлнең беренче төре бездә мәгъруф хөкемендә, кабул ителә. Өченче төре шулай ук кабул ителә, әгәр кыяска каршы килмәсә. Әгәр кыяска каршы килсә – кабул ителми, сахәбәләрнең гамәле шулай булганга күрә.  Мәҗһүлнең икенче төре кабул ителми. Мәҗһүлнең дүртенче төре буенча гамәл кылу рөхсәт ителә, әгәр аның риваяте кыяска каршы килмәсә. Сахәбәләрнең кайбер әхәд хәдисләрне кабул итмәвенә бер генә мисал китерәбез. Иреннән өч талак белән аерылган Фатыйма бинте Кайс гыйддәт вакытында ире аны тәэмин итәргә тиеш түгеллеге турында пәйгамбәрнең хәдисен сөйләде. Хәлифә Гомәр аның бу риваятен кире какты һәм әйтте: «Әллә тугры-әллә алдаган, әллә ятлаган-әллә оныткан хатын сүзенә карап  раббыбыз Китабын һәм пәйгамбәребез сөннәтен калдырмыйбыз».

Тапшыручылар чылбырында тышкы өзеклеге (инкыйтаг) булган риваять мурсәл дип атала. Мөхәддисләр кулланышында «мурсәл» дип – тәбигыйнь үзе белән пәйгамбәр арасындагы риваятьчене төшереп калдырып «Аллаһ илчесе әйтте …» дип хәдисне тапшыруы атала. Мурсәл хәдисләр тапшыручылардан: Сәгыйдь ибен әл-Мүсәййиб, Мәкхүл әд-Димәшкый, Ибраһим ән-Нәхагый, Хәсән әл-Бәсрый һ.б. Мурсәл хәдисләр дүрт төрле булалар: 1) сахәбә тарафыннан тапшырылган; 2) тәбигыйньнәр һәм тәбигыйньнәрне күрүчеләр тарафыннан тапшырылган; 3) һәр гасырның гадел риваятьчеләре аркылы тапшырылган; 4) бер яктан өзек булып, икенче яктан тоташ булган риваятьләр. Мурсәл хәдисләрнең беренче төренең кабул ителүендә хыйләфлек юк. Өченче һәм дүртенче төрләре турында төрле караш бар. Икенче төре хәнәфиләрдә, мәликиләрдә кабул ителә, хөҗҗәт санала. Кайбер хәдис имамнары мурсәл риваятьләрне гомумән кабул итмиләр. Ә шәфигыйларда мурсәл риваятьне куәтләүче сәбәпләр булганда гына (Коръән аяте, мәшһүр сөннәт кебек), ул кабул ителә. Хәнәфиләрнең дәлиле: сахәбәләр мурсәл риваятьләр белән гамәл кылганнар һәм аларның берсе дә мондый эшне инкяр итмәгән. Әл-Бәра ибен Газиб әйткән: «Сөйләгән һәрбер хәдисебезне Аллаһ илчесеннән ишетмәдек, бәлки безгә ул хәдисләр сөйләнде, ләкин без алдамыйбыз (ягъни ялган сөйләмибез)». Сахәбәләр Ибен Габбасның риваятьләрен кабул иттеләр, ә ул бәләкәй булуы сәбәпле пәйгамбәребезнең үзеннән бик аз хәдис ишетте. Күпчелек хәдисләрен ул башка сахәбәләрдән ишетеп тапшырды. Атаклы сахәбәләрнең мондый риваятьләрне кабул итүләре соңыннан килгән хәдис әһелләренең аларны кабул итмәвеннән өстенрәк. Чөнки без динебездә иң беренче сахәбәләргә, сәләфләргә иярергә тиешлебез, соңыннан килүчеләргә, халәфләргә түгел. Үзләрен хәдис әһелләре дип санаучылар мурсәл хәдисләрне инкяр итеп бик күп сөннәттән баш тарттылар. Кемнең сөннәтне чын үтәүче икәнлеген гамәл күрсәтә, исем түгел!

    

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить