Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Выступление Рустам хазрата Шайхевали на Международной научно-практической конференции «Татарские населенные пункты и махалли: история и проблемы возрождения»
Выступление Рустам хазрата Шайхевали на Международной научно-практической конференции «Татарские населенные пункты и махалли: история и проблемы возрождения»
 
Доклад казыя Прикамского региона ЦРО-ДУМ РТ, имам-хатыйба и директора Набережночелнинского медресе «Ак мечеть» Рустам хазрата Шайхевалиева на Международной научно-практической конференции «Татарские населенные пункты и махалли: история и проблемы возрождения»

24 июня 2014 г.  Академия наук РТ, институт истории им. Ш. Марджани АН РТ

 

 

آعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ.

الْحَمْدُ للهِ رَبِّ الْعَـلَمِينَ وَ الْعَقِبَةُ لِلْمُتَّقِينِ وَ الصَّلَوةُ وَ السَّلَمُ عَلَى رَسُولِهِ مُحَمَّدٍ وَ عَلَى آلِهِ وَ اَصْحَبِهِ اَجْمَعِينَ.

Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләндереп  торучы Аллаһы сөбханәһү вә тәгаләгә хәмде-сәнәләр, мактау-догаларыбыз, безне хак юлга күндерүче, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан Салават шәрифәләребез булса иде. Барчаларыбызга да Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгаләнең сәламнәре, бәрәкәтләре һәм дә рәхмәтләре булса иде.

السَّلام عليكم و رحمة الله و بركاته

Аллаһы тәгалә безне юктан бар итте һәм Үзенеӊ төрле нигъмәтләре белән безне нигъмәтләндереп тора. Шул нигъмәтләрнеӊ иӊ зурысы – безнеӊ Ислам динендә булуыбыз. 22 ел элек бүгенге Яр Чаллы шәһәренеӊ «Ак мәчет» бинасы мөселманнарга бирелде. Ничә еллар динсезлектә торып халык дини тормыштан аерылган иде: качып-посып намаз укыса да, уразасын тотса да аны берләштерә торган Аллаһ йортлары – мәчет-мәдрәсәләр юк иде. Халык мәчет-мәдрәсә биналары сала, иске биналарны кире кайтара, дәүләт карамагында булган биналарны мәчет-мәдрәсә итеп куллана башлады. Бу алда тора торган катлаулы проблемаларныӊ башы иде. Биналар булгач алга тагын да катлаулырак булган икенче проблема – бу биналарны тоту, җылысына, утына-суына, электрына түләү, ягъни бина чыгымнары проблемасы килеп басты. Бу ике проблема янында дин тарату, халыкка Ислам динен ирештерү икенче планда калды, Бу ике проблеманыӊ икенчесе катлаулырак булып бүгенге көндә дә тиешенчә чишелә алганы юк. Чөнки күренә торган әйбер буларак байлар, эшмәкәрләр үзләренеӊ авторитетларын, дәрәҗәләрен күтәрү өчен бина алу, салу, искесен төзәтү мәсьәләсендә теләп алынсалар да, салынган биналарны тоту мәсьәләсендә ярдәм күрсәтергә ашыкмадылар һәм ашыкмыйлар да. Бу проблеманы хәл итүдә төрле имам төрлечә юллар эзли. Кемдер бинаныӊ бер өлешен арендага биреп, кемдер спонсор ярдәменә таянып эш алып бара. Миӊа кадәрге имам бу проблеманы бинаныӊ бер өлешен арендага биреп хәл иткән. Мин «Ак мәчет» бинасына 1996 елныӊ апрелендә мәчетнеӊ имам-хатыйбы һәм мәдрәсәнеӊ ректоры буларак килдем. Мин килгәндә биредә мәчет аерым, мәдрәсә аерым һәм алардан башка Ислам диненә бернинди катнашы булмаган 6 оешма эшләрен алып бара иделәр. Мин бу алымны, ягъни бинаны арендага бирү алымын кабул итмәдем һәм 2 ел эчендә мәчет-мәдрәсәдән башка бөтен оешмаларны бинадан чыгарып бетердем. Чөнки бина тулаем мәчетнеке булып саналса да, төп эшне алып баруга, ягъни дин таратуга бинаныӊ бик аз өлеше генә кала иде. Нәтиҗәдә мәчетнеӊ бөтен эше халыкка дин тарату түгел, бәлки үзен-үзе тоту гына булып кала, ягъни исеме бар җисеме юк. Мин спонсорларга да таянмадым. Чөнки мин монда «Йолдыз» мәдрәсәсеннән килдем һәм дин таратуда спонсорларныӊ нинди роль уйнаганнарын аӊлый идем. «Йолдыз» мәдрәсәсенеӊ миннән соӊгы эшчәнлеге моны ачык күрсәтте. Минем фикеремчә, мәчет-мәдрәсә мәхәллә халкына таянырга тиеш. Минем бу фикерем бүген дә үзгәрмәде. Халыкка таянып, халык белән эшләгәндә генә халыкка файдалы нәтиҗәләргә ирешергә була. Мин әйтеп киткәннәр төп эшебезнеӊ, дин таратуныӊ нигезе булып тора. Әгәр дә без динне халыкка дөрес итеп аӊлата, халкыбызны дин тирәсенә, ягъни мәчет тирәсенә җыя алабыз икән без уӊышка ирешүчеләрдән булырбыз. Шул чакта гына чын мәгънәсендә мәхәллә эшчәнлеге турында сүз алып барырга була.

Мин эшли башлаган беренче көннән үк мәчет-мәдрәсә бербөтен булып эшләргә тиеш дигән максатны алга куйдым. Минем фикеремчә, шулай булганда гына халыкны да дингә тартып була, мәчетнеӊ дә, мәдрәсәнеӊ дә эшчәнлеген дөрес алып барып була. Шәкерт мәдрәсәдән яхшы әхлаклы, төпле белемле, халык белән эшли алырдай булып, ягъни халыкны тәрбияли торган күркәм үрнәк булып чыгарга тиеш. Моныӊ өчен шәкерт үзенеӊ киләчәген мәдрәсәдә үк күрергә тиеш. Димәк, мәдрәсәдә бер төрле сөйләп, мәчеттә икенче төрле эш алып барып тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Телисеӊме-теләмисеӊме мәчетнеӊ эше мөмкин кадәр үрнәк булырга, ягъни гамәлләр сөйли торган сүзләргә туры килергә тиеш.

Дин тыелган вакытларда официаль муллалар булмау сәбәпле кешеләр берәр дини йола үткәрергә уйласалар, аз-маз булса да диндә мәгълүматы булган кешегә мөрәҗәгать итәләр иде. Дин тоту ирекле булып, мәчет-мәдрәсәләр эшли башлагач, йола башкаруны да үзәкләштерергә, системалаштырырга кирәк иде. Шушы максатны күз алдында тотып Россиядә беренче булып «Ак мәчет»тә «Исем кушу», «Никах уку» һәм «Күмү» турында таныклыклар бирелә башлады. Бу эш 1997 елда башланды һәм бүгенге көнгә 5482 никах уку, 5764 исем кушу, 2551 мәет күмү таныклыклары бирелде, ягъни шуныӊ кадәр йола  үтәлде, һәм шуныӊ өстенә «Ак мәчет» тарафыннан ел саен 2500-гә якын искә алу,  Коръән уку һ.б. дини мәҗлесләр уздырыла. Кайчан, кайда һәм кем тарафыннан нинди йола үткәрелсә, шуныӊ турында мәгълүматлар мәчет архивында сакланыла. Монда бер нәрсәне искәртеп китәргә кирәк: без фәкать татар-мөселман исемнәре генә кушабыз, никахларны да мөселманнарга гына укыйбыз һәм без бу йолаларны өйдә генә үтибез. Чит исемнәр булган очракта татар-мөселман исеме булырга, катнаш никах булганда икесенеӊ дә бер диндә булырга һәм шулай ук барлык йолалар да өйдә генә үтәлергә тиешлеген  халыкка аӊлатабыз. Халык аӊлый һәм уӊай җавап бирә. Безнеӊ болай эшләвебез милләтебезнеӊ киләчәге өчен гаять файдалы бер гамәлдер.

Кеше беренче тапкыр мәчеткә килә. Аларныӊ зур күпчелеге авырлык килгәндә, кайгы-хәсрәт булганда гына килә. Аны мәчеттә ничек каршы алалар, аныӊ Ислам диненә мөнәсәбәте дә шулай була. Шуӊа күрә «кеше садакасын салсын да үзе дога кылсын», дигән фикерләр булуга карамастан, садака бирергә килгән кешегә безнеӊ мәчеттә дога кылып, ислам нигезләрен аӊлатып, яхшылыкка, сабырлыкка өндәп җибәрү мәҗбүри булган күркәм бер гадәт булып тора. Халкыбызныӊ йолаларын башкару, мәчеткә килгән кешеләргә дога кылып, аларны яхшы итеп каршы алып, яхшы итеп озатып җибәрү – яхшы һәм иӊ әһәмиятле гамәлләрдән, әлбәттә. Әмма, халкыбызны әхлаксызлык баткаклыгыннан чыгару өчен бу бик аз. Советлар Союзы таркалгач, халкыбыздагы рухи бушлыкны тутырырга дип бик күп диннәр, дини секталар бирегә юнәлде. Ә бит аларны тарату өчен күп миллиардлар тотыла. Бу бит халкыбызны коллыкка төшерүгә юнәлдерелгән һәм максатчан алып барыла торган сугыш. Мәҗлесләр уздырып, мәчетләрдә дога кылып утырып кына аларга каршы торып булмый. Шуларны күз алдында тотып якшәмбе мәктәпләренә зур игътибар бирелде.  Бүгенге көндә «Ак мәчет»тә 67 төркемдә 1000-нән артык кеше якшәмбе мәктәпләрендә укып белем ала. Бу укуларны 46 укытучы алып бара. Бездә укулар-укытулар бушка алып барыла. Якшәмбе мәктәпләрендә укытучылар «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаганнар, ягъни дини урта белемгә ия булучылар. Мәдрәсә тәмамлаган булуларына карамастан укытучылар дини белемнәрен даими үстерү өстендә эшлиләр. Бу безнеӊ уку-укыту системасында куелган таләпләрнеӊ берсе. Укытучыларга белемне  мәдрәсә мөгаллимнәре бирә. Ә мәдрәсә укытучыларына килгәндә исә, безнеӊ мәдрәсәбездә дөньяви һәм дини югары белемгә ия булган Рафикъ хәзрәт, Азат хәзрәт, Габделмәлик хәзрәт һәм коръән-хафиз Илгизәр хәзрәт укыта.  Читтән кергән төрле секталарга, бигрәк тә экстремистик төркемнәргә фәкать төпле белем белән генә каршы торып була. Күргәнегезчә, безнеӊ мәчет-мәдрәсәдә мондый мөмкинчелекләр бар. Һәм шәһәребездә андый төркемнәр үтеп керә алмавы һәм шәһәребездәге тынычлык та шуныӊ бер дәлиле булып тора.

Әгәр без үзебезнеӊ шәһәребез турында гына кайгыртып, авылларыбызны игътибарсыз калдырсак, шулай ук дөрес булып бетмәс иде.  Авыл халкыныӊ белемгә булган ихтыяҗларын, таләпләрен искә алып 1998 елда Тукай районы имамнарыныӊ белемнәрен күтәрү курслары оештырылды. Шуннан соӊ ел саен бу курсларда Тукай районы имамнары үзләренеӊ белемнәрен күтәрделәр һәм нәтиҗәдә бүгенге көндә Тукай районы экстремистик юнәлешләр үтеп керә алмаган үрнәк район булып тора. Бу курслар 2004 елныӊ 16 мартыннан мөфти Госман хәзрәт Исхакый тарафыннан 3-нче номерлы фәрман белән «Татарстан Җөмһүрияте имамнарыныӊ белемен күтәрү институты» булып эшен дәвам итте. 2012 елга кадәр эшләү дәверендә барысы 1000-нән артык имам белем алды, белемнәрен күтәрде. Институт буларак оештырылган бу курсларда Татарстаннан гына түгел, бәлки чит төбәкләрдән дә: Башкортостаннан, Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән, хәтта Иркутск өлкәсеннән дә килеп имамнар белемнәрен күтәрделәр.

Бу уӊышларга мәчет-мәдрәсәнеӊ бер комлекс булып эшләве нәтиҗәсендә генә ирешеп булды. Шушы эшнеӊ башында дәүләт лицензиясенә ия булган мәдрәсә тора. Без «Ак мәчет» мәдрәсәсендә халкыбыз, милләтебез өчен тырышып эшләүче кадрлар хәзерлибез, тырышып эшләгәннәрнеӊ кимчелеген эзләп, тикшереп йөрүчеләрне түгел. Милләт өчен булгач укытуыбыз да үз ана телебездә алып барыла. Һәм үзебез дә, ягъни мәчет-мәдрәсә коллективы да, сөйләгән вәгазьләребезгә, сүзләребезгә тәӊгәл килерлек тормыш алып барырга, гыйбадәт кылырга, башкаларны тәрбияләүдән бигрәк үзебезне тәрбияләргә тырышабыз. Чөнки халык безнеӊ сүзебезгә түгел, бәлки гамәлләребезгә карый. Иӊ яхшы дәгъват булып дәгъватчы үзе тора дигән принцип ул – шәригатебездә иӊ әһәмиятле принципларныӊ берсе. «Ак мәчет» коллективында укып һәм укытып тәҗрибә туплаганнардан 2 казый, 4 районныӊ мөхтәсибе, 30-лап Татарстанда һәм 10-лап Башкортостанда имамлык һәм 100-ләп хатын-кыз мөгаллимлек вазыйфасын башкаралар.

Бу яхшы күрсәткечләрдер дип әйтәсе килә. Ә инде мәчет-мәдрәсәнеӊ бүгенге эшчәнлегенә күз салсак шуны күрербез: биредә берьюлы 300 шәкерт мәдрәсәнеӊ көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә, 1000 артык шәһәрдәшебез якшәмбе мәктәпләрендә белем ала, 50-ләп имам ел саен үзенеӊ белемен  күтәрә. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарыныӊ диния нәзарәте тарафыннан 19 нчы тапкыр уздырылган «Балаларныӊ бөтенроссия күләм Коръән бәйгесе» дә «Ак мәчет» бинасында «Ак мәчет» коллективы ярдәме белән оештырылып килде.

Без белем бирү белән беррәттән бинаны төзекләндерү, аны мәчет-мәдрәсә таләпләренә туры китереп үзгәртү эшләре белән дә шөгыльләнәбез. Нәтиҗәдә бүгенге көндә бинада 1500 кеше гает намазларын укый ала. Нинди күркәм тәһарәтханәбез, спортзалыбыз, һәм 150 урынлы актлар залыбыз бар. Ә бит болар барысы да мәхәллә халкы тырышлыгы белән төзелделәр һәм без алып бара торган барлык эшләр дә мәхәллә халкыннан керә торган садакалар исәбенә алып барылалар.

Соӊгы вакытта «социаль Ислам» дигән гыйбәрә модага керде. Бу уйлап чыгарылган яӊалык түгел. Ислам дине үзе социаль тигезлеккә, гаделлеккә нигезләнгән. Без дә күп еллар дәвамында фитра садакасыныӊ бер өлешен опека бүлегендә исәптә торган ятим балаларга таратып килдек. Мәчет территориясендә корбан чалыну тыелганга кадәр корбан итенеӊ бер өлешен ятимнәр йортларына, психоневрологик диспансерга, мохтаҗларга өләшеп килдек. «Ак мәчет»тә бүген дә алда санап кителгән йола башкару мәҗлесләреннән садака алып кайту максат булып тормый. Бирелгән садакаларны мохтаҗ гаиләләрнеӊ үзләрендә калдыру имам тарафыннан таләп ителә торган күркәм бер гадәт булып тора. Мәдрәсәгә инвалид балаларны да кабул итәбез, аларга да бөтен шартлар тудырып, тиешле белемне биреп чыгарабыз.

Бу эшләгән эшләребез, әлбәттә, бүгенге көн таләп итә торган эшләр. Кеше бүгенге көн таләпләрен канәгатьләндерә торган эшләр генә эшләсә, бернинди алга китү булмас иде. Без дә болар белән генә чикләнеп калмадык. Узган ел мәчет-мәдрәсәнеӊ 20 еллыгын гади юбилей кичәсе итеп кенә түгел, бәлки Казан, Чаллы югары уку йортларыннан төрле дәрәҗәдәге галимнәр чакырып республикакүләм фәнни-гамәли конференция буларак үткәрдек. Темасын да, мәчет-мәдрәсәнеӊ 20 еллык эш нәтиҗәсе буларак, шәһәребездәге тынычлык, тотрыклылык булуда «Ак мәчет»неӊ тоткан ролен искә алып, гомүмән алганда, Ислам динен җәмгыять белән бәйләп «Җәмгыять  тормышын тотрыкландыруда Ислам диненеӊ әһәмияте» дип атарга булдык. Бу конференция күпләр өчен гаҗәп булып күренде. Конференциягә кадәр мәчет бинасында шундый чаралар үткәреп була алуына шикләнеп караучылар булса да, конференциядән соӊ мондый шикләнүләргә урын калмады. Без моныӊ белән генә чикләнеп калмадык, узган уку елында гына да фән галимнәре белән бергәлектә 15 чара: лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр оештырдык. Мәчет-мәдрәсәбездә зур дәрәҗәле галимнәр белән очрашу безнеӊ традициягә әйләнде. Без бу чараларны мәдрәсә шәкертләре белән генә, мәдрәсә кысаларында гына түгел, бәлки мәхәллә халкы белән бергәлектә шәһәр күләмендә оештырдык. Мәсәлән, «мөселман хатын-кызларыныӊ җәмгыятьтәге роле» дип аталган семинарда шәһәребезнеӊ күренекле табиплары, хокук органнары вәкилләре, галимнәр һәм шәригать белгечләре катнашты. Мәчет-мәдрәсә бинасы белән генә чикләнмичә, без үзебез дә югары уку йортларына барып студентлар белән төрле очрашулар үткәрәбез. Шулай ук яшьләр һәм шәкертләр белән бергәлектә төрле спорт уеннары, КВНнар, «Могҗизалар кыры», «Коръән уку», «азан әйтү» кебек ярышлар, бәйгеләр мәчетебездә даими үткәрелеп килүче чараларга әйләнделәр. Без быел халыкка ике яӊа проект белән чыктык. Беренчесе - «Изгелек эшләргә ашыгыгыз!» дигән акция кысаларында халыкка өндәмәләр таратабыз. Икенчесе - «Кем ничек Ислам дине кабул итте?» дигән темага иншалар конкурсы игълан ителде. Конкурс ахырында җиӊүчеләр билгеләнәчәк һәм бу иншалар җыентык итеп бастырылып чыгарылачаклар.

Халыкка дин таратуда бер чара да читтә калырга тиеш түгел. Без дә конференцияләр үткәреп кенә калмыйча ул конференцияләрнеӊ барышын яктырткан 2 зур күләмле җыентык, «Ак мәчет» тарихы» дигән китап бастырып чыгардык. Гомумән, мәдрәсә остазлары тарафыннан 20-дән артык дини һәм фәнни китап бастырылып чыкты.  

Дәүләт радио-телевидениесе һәм вакытлы  мәтбугать чаралары белән дә хезмәттәшлек итәбез.  Бүгенге көндә үз студиябез, «YouTube»та үз каналыбыз һәм даими яӊартылып торучы үз сайтыбызныӊ да булуы халыкка Ислам дине таратуда безнеӊ өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты.

Шушы алып барыла торган эшнеӊ дәвамы буларак бу елныӊ 2 мартында 1 Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздырдык. Бу юлы мәчет кысаларында мондый конференцияләр уздырып булуга шик булмаса да, икенче ел рәттән галимнәр белән бергәлектә уздырылгач, фән белән динне нигә бергә берләштерергә кирәк, дигән фикерләр ишетергә туры килде. Әмма конференциядәге чыгышлар мондый чараларныӊ милләтебез өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуларын күрсәтте. Бу конференциядә катнашкан милләтебезнеӊ олугъ тел белгечләре, академик-профессорлар Зәкиев Мирфатих Зәки улы һәм Бакиров Марсель Хаернас улыныӊ конференция турында мактап әйткән сүзләре бу конференциягә бәя булып торадыр. Аларга ихлас күӊелдән рәхмәтләребезне белдерәбез.

Динне йола үтәү белән генә чикләргә кирәк түгел. Дин ул безнеӊ тормышыбыз. Тормышыбыз үз эченә дини йолаларны да, гыйбадәтләрне дә, фәнне дә, гамәлләребезне дә  ала. Шушыларныӊ бөтенесен дә тиешле дәрәҗәдә игътибар биреп алып барганда гына милләтнеӊ киләчәгендә алга китеш булырга мөмкин. Иртәгәсе көн бездән шуны таләп итә.  Без «Ак мәчет»тә шуӊа омтылабыз да инде. Әгәр дә татар конгресында, фәннәр академиясендә безнеӊ мәчет-мәдрәсәнеӊ тәҗрибәсе ниндидер кызыксыну уята икән, «Ак мәчет»тә халыкара  конференция үткәрергә тәкъдим итәбез. Гади шәһәр мәчетендә андый чараныӊ үтүе мәчетне йола үтәү урыны гына дип карарга күнеккән күпләрнеӊ дингә булган карашын, мөнәсәбәтен уӊай якка үзгәртер һәм милләтебез өчен файдалы булган андый чара барыбызныӊ да тырышлык белән, иншә Аллаһ, уӊышлы үтәр дигән нияттә калабыз. Без мондый чаралар үткәргәндә һәрвакыт хезмәттәшлек итәргә әзер.

Әгәр дә без татар халкыныӊ мәхәлләсен торгызуны бер калыпка куып кертергә телибез икән, алдан ук аныӊ уӊышсыз тәмамланачагына әзер булырга кирәктер. Чөнки татар халкы бөтен дөньяга чәчелгән. Кайсы илдә, кайсы җирдә булуына карап шартлар да төрлечә. Хәтта авылныӊ бер башы икенче башыннан аерыла. Шулай ук үзебезнеӊ җәннәттән куылган Адәм балалары икәнлегебезне дә онытырга кирәк түгел. Гомуми бердәм калып – без тели, ләкин үти алмый торган бер хыял. Күктәге торнага карап кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк. Кулдагы чыпчык ул безнеӊ мәчет-мәдрәсәләр. Милләтнеӊ киләчәге мәчет-мәдрәсәләрдә хәл ителә. Мәчет-мәдрәсәләрнеӊ ин элек бүгенге эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк. Халыкныӊ формалашуында бүгенгә безнеӊ башка чарабыз юк. Халкыбыз Ислам диненә кайтса, ул айный, бүгенге әхлакъсызлыктан чыга, әхлакъсызлык проблемалары бетә, ул аек акыл белән фикер йөртә башлый һәм шул чагында халык өчен ниндидер кодекслар, мәхәллә концепцияләре язу көнүзәк мәсьәләгә әйләнер.

Барыбыз да тели торган җәмгыятьтәге тынычлык, аныӊ киләчәге халкыбызныӊ динилегеннән, аныӊ дингә булган мөнәсәбәтенеӊ дөреслегеннән тора. Халыкныӊ рухи ягын без кайгыртмасак, кайгыртырга теләүчеләр күп. Әгәр бүгенге көнебезне кулдан ычкындырсак, иртәгә аны кайтарып булмаячак.

Мөхтәрәм конференциядә катнашучылар, кунаклар, Аллаһы тәгалә бу конференциянеӊ халкыбызга, динебезгә файдалы бер мәҗлес булуын, дин, фән бергәлектә булып милләтебезнеӊ алга китүен насыйп итсен. Бу конференциядә сөйләнелгән һәр сүз катнашучы һәрберебезнеӊ дә күӊелләренә үтеп кереп иманнарыбызныӊ куәтләнүенә бер сәбәп булсын. Аллаһы тәгалә милләтебезгә, гаиләләребезгә, балаларыбызга бәрәкәт бирсен, һәммәләребезгә дә Үзенеӊ рәхмәтенә ирешеп, ахирәттә Үзенеӊ җәннәтләренә ирешүне насыйп кылсын.

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить