Главная Новости Төркиядән Коръән-хафизлар килде.
Төркиядән Коръән-хафизлар килде.

Һәр ел Рамазан аенда Татарстанга, тәравих намазларын укыту өчен, Төркиядән Коръән-хафизлар килә. Диния Назәрәт тарафыннан оештырылган бу гамәл, инде күркәм бер гадәт булып бара. Быел Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчет"кә ике төрек хәзрәте килде. Кунакларны Ак мәчет мәхәлләсе якты йөз белән каршы алды. Төркиядән килгән хөрмәтле кунакларыбыз, Ак мәчетнең уңайлы шартлар тудырылган, кунак бүлмәсенә урнаштылар. Төрек кардәшләребез мәчетебездә өйлә намазыннан соң мәхәллә мөселманнарына һәм теләүчеләргә Коръән дәресләрен бирәләр, һәр көн Аллаһ китабының утыздан бер өлешен укыйлар. 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить