Главная Новости Тәравих намазларын укыту өчен, Төркиядән Коръән-хафизлар килде.
Тәравих намазларын укыту өчен, Төркиядән Коръән-хафизлар килде.

Рамазан аенда Татарстанга, тәравих намазларын укыту өчен, Төркиядән Коръән-хафизлар килә. Быел Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсенә ике төрек хәзрәте килде. Аларның исемнәре Йолдан Габдрахман һәм Әхәт Шакир. Кунакларны Ак мәчет мәхәлләсе якты йөз белән каршы алды. Төркиядән килгән хөрмәтле кунакларыбыз, "Ак мәчет"нең уңайлы шартлар тудырылган, кунак бүлмәсенә урнаштылар. Төрек кардәшләребез мәчетебездә өйлә намазыннан соң мәхәллә мөселманнарына Коръән дәресләрен бирәләр, һәр көн Аллаһ китабының утыздан бер өлешен укыйлар.

     

  

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить