Главная Новости "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уенның финал өлеше узды.
"Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уенның финал өлеше узды.

8 нче март көнне Тукай районы Түбән Суык-Су авылының мәдәният сараенда "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уенның финал өлеше узды. Килгән кунакларны район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас сәламләде. Сораулар ислам дине нигезләренә, авыл тарихына, татар теле грамматикасына кагылышлы итеп төзелгән.

Әлеге күркәм чарада шулай ук "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре тарафыннан вәгазләр сөйләнде. Ахырда бүләкләү һәм чәй эчү мәҗлесе оештырылды.

 

Нәтиҗәләр:

1 урын Ильфат кардәшебез  (Теләнче Тамак авылы);

2 урын Миннәхмәт абый (Кече Шильнә авылы);

3 урын Кәшфи абый (Түбән Суык-Су авылы).

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить