Главная Новости Шәкерт белән әңгәмә
Шәкерт белән әңгәмә

         Бүгенге әңгәмәдәшебез, читтән торып уку бүлегенең 1нче курс шәкерте Садрисламов Рәдиф Сәет улы.

Ул Башкортстан республикасы, Балтач районы, Иске Балтач авылыннан. Рәдиф абый 1939 нчы елгы, Ягъфәр авылында туган, Иске Тушкыр авылында башлангыч мәктәпне тамамлый, урта белемне Иске Балтач урта мәктәбендә ала. Мәктәптән соң Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында инженер һөнәренә ия була. Аннары ул Балтач районында баш инженер булып эшли. 1972-1976 нчы елларда Свердловск шәһәрендә читтән торып югары партия мәктәбен тамамлый, шул ук вакытта Балтач районында авыл хужалыгы эшчеләренең профсоюз рәесе була. Соңыннан 1976-1979 нчы елларда Балтач һөнәри техник училеще укытучысы һәм директоры була. 1979-1983 нче елларда районның авыл хужалыгы химия оешмасы рәесе эшен алып бара. 1983-1987 нче елларда районның автотранспорты буенча инженер һәм районның баш инженеры вазифасын үти. 1996 нчы елга кадәр район админстрацияның эшләр башкаручысы булып эшләп хаклы ялга чыга. Ул өч кыз атасы, хәзерге вакытта иптәше Галимә апа белән намазга басып балаларына һәм оныкларына дин һәм әхлак мәсьәләләрендә үрнәк һәм мисал булып торалар.
Укырга килү максаты.
‒ Үземнең дини яктан белемемне күтәрү һәм киләчәк буыннарга хак динебез исламны өйрәтү, аларны күркәм әхлак нигезләрендә тәрбияләү. Һәм үзебезгә лаеклы дәвамчылар вә догачылар калдыру.
Укудан алган нәрсәләр.
‒ Динне тотыр өчен гыйлем кирәк икәнен аңладым. Тырышлык булса дини гыйлем алу һәм шушы гыйлемнәр белән гыйбадәт кылу бер качан да соң түгел икәненә төшендем.
Белемнән башка алган нәрсәләр.
‒ Шушы «Ак мәчеткә» кергәннән соң, чын мәгънәсендә, дин өчен янып көеп, бар тырышлыкларын салган хәзрәтләрне күрергә туры килде. Якшәмбе, шимбә көннәрендә йөзәрләгән, төрле яшьтәге хатын-кызларның һәм ир атларның шәһәрдән килеп укуларын күрү күңелгә шатлык тойгыларын кертте һәм динебезнең киләчәге якты булачак икәнен күрсәтте.
Сезнең мәчеткә йөрүегезгә гаилә агзалары һәм башҡалар ниндәй мөнәсәбәттә?
‒ Мәчеткә 12 ел элек йөри башладым, тормыш иптәшем, балаларым моны хупладылар. Нәселем шәҗрәсендә 2-3 буын мулла, мәзиннәр булуы, аларның дөрес юл күрсәтеп калулары миңа һәм гаиләмә намазга басырга сәбәпче булды. Гомумән, халык дини кешеләргә ыңгай карый. Бөтенебез дә дини тәгълимәткә, вәгазләргә мохтаҗбыз.
Киләчәккә планнар.
‒ Шушы туры юлдан барып мәдрәсәне тәмамлау һәм мөмкин кадәр динебезнең ныгуына көчемне салу.
Укырга килергә теләүчеләргә сүзем.
‒ 70 ел буе дәвам иткән динсезлектә көн күргән халыкларга белем алып тормышларын дин кушканча корырга кирәк һәм моның өчен «Ак мәчет» ишекләре һәр кешегә ачык.
Мәдрәсәгә теләк.
‒ Гади бер балалар бакчасыннан, бүген гөрләп торган дини белем учагына әверелдерү өчен үз көчләрен салганнарга чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Хәзрәтләрнең районнарга чыгып халыкка аң белем таратулары бик тә файдалы.

alt

alt

"Ак мәчет" шәкерте Садрисламов Рәдиф. 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить