Главная Новости Мөселман яшьләре арасында татарча көрәш.
Мөселман яшьләре арасында татарча көрәш.

18 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турнир уза. Татарча көрәш турниры Чаллыда инде 7 нче тапкыр, кул көрәше турниры 4 нче ел оештырыла. 

Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итүче ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортостан республикасынан да спортчылар бик теләп катнашалар. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп – спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга  тиеш.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узачак. Кул көрәше бәйгесе ике яшь төркемендә алып барыла. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә өчәр призлы урын каралган. Аларны төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә. 

Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәм төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла. 

 Турнирны тамаша итәргә барлык спорт сөючеләр чакырыла. Башлана иртәнге 9,00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить