Главная Новости Мөселман яшьләре арасында татарча көрәш һәм кул көрәше буенча бәйге булып узды.
Мөселман яшьләре арасында татарча көрәш һәм кул көрәше буенча бәйге булып узды.

Үткән ялларда Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы берләштерелгән турниры узды. Бәйгедә Татарстанның 18 шәһәр-районыннан, Башкортостан һәм  Ставрополь төбәгеннән  җәмгысе 86 спортчы катнашты.

Турнир шартларында каралганча, спортчылар  үлчәнүгә кадәр намаз гыйбадәтен ничек белүләре хакында әңгәмә уздылар.

“Былтыр турнирда бик катнашасы килгән иде. Намаз әһеле булмау сәбәпле катнаша алмадым. Шуннан соң “Ак мәчеткә” дини укуларга йөреп  намазга бастым. Бу турнирлар яшь спортчыларда  физик  көч, чыдамлылык кына тәрбияләп калмый, ә аларга  дин юлына басарга да ярдәм итә”, - дип сөйләде кул көрәше ветераны, инвалид спортчылар арасында дөнья чемпионы исемен яулаган  Фәнис Нуретдинов.

Быелгы турнирда 12 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат, 2 халыкара спорт мастеры көч сынашты. Катнашучыларның көрәш техникасын яхшы белүләре ярышлар барышында травмаларга юл куймый, алышларны киеренке һәм мавыктыргыч итә.  

Турнирны тантаналы ачу  кул көрәше буенча күп мәртәбәләр Европа, дөнья чемпионы булган Руслан Хәмидулинның Коръән укуыннан башланды.  Мөселман спортчыларын Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рамил Мәрван улы Хәлимов, Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Җәлил хәзрәт ел саен шундый турнирлар оештырган, мөселман яшьләрен физик көч, чыдамлылык, ихтыяр көче тәрбияләүче спорт төрләренә тартуга зур өлеш керткән  өчен Чаллы мөхтәсибәтенә, аның җитәкчесе Әлфәс хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Быелгы турнирда кул көрәше ике, ә татарча көрәш 6алты яшь төркемендә барды. Кул көрәшенең 70 кг кадәрге төркемендә Чаллыдан Руслан Хәмидуллин иң көчлесе булды. Икенче урынны Башкортостанның Иске Балтач авылы вәкиле Радим Нургалиев яулады. Өченчедә - Чаллыдан Фәрит Кубиев.

70 кг  артык үлчәүдә көч сынашучылар саны 23 кеше булды. Биредә иң көчлесе булып Чаллыдан спорт мастеры 32 яшьлек  Илдар Рәшит улы Сәхипов танылды. Ул барлык көндәшләрен зур өстенлек белән җиңде. Икенче урында Чаллыдан ветеран спортчы Фәнис Нуретдинов, өченчедә - Әгерҗе районының Ямурза авылыннан Илшат Каиров.

Татарча көрәш тә бик киеренке барды. 60 кг кадәр үлчәүдә җиңүчеләр:

1 урын - Риназ Гарипов (Лаеш районы);

2 урын - Илнар Зарипов (Азнакай районы);

3 урын - Илмир Хәмидуллин (Тукай районы).

70 кг кадәр үлчәүдә җиңүчеләр:

1 урын - Рөстәм Нургалиев (Әлмәт);

2 урын - Нурфат Шәфигуллин (Балтач районы);

3 урын - Искәндәр Закиров (Тукай районы).

80 кг кадәр үлчәүдә призлы урыннарны яулаучылар:

1 урын - Руслан Нургалиев (Әлмәт);

2 урын - Газинур Әхмәдиев (Балтач районы);

3 урын - Илсөяр Ишниязов  (Норлат районы).

90 кг кадәр үлчәүдә  җиңүчеләр:

1 урын - Илнар Кәримов (Әлмәт);

2 урын - Руслан Касыймов (кукмара районы);

3 урын - Эдуард Усманов (Азнакай районы).

100 кг кадәр җиңүчеләр:

1 урын - Айвар Билалов (Лениногорск районы);

2 урын - Таһир Сәгытдинов (Азнакай районы);

 3 урын - Марс Гафаров (Чаллы).

100 кг  артык үлчәүдә:  

1 урын - Дамир Хәйриев (Балык Бистәсе);

2 урын - Фәнил Мингазов (Әлмәт);

3 урын - Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч районы).

Барлык җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.

Соңыннан үз үлчәм төркемнәрендә батыр калучылар бергә җыелды. Алар арасында җирәбә уйнатылды. Нәтиҗәдә турнирның иң  мөһим бүләгенә - олуг хаҗ юлламасына ия булучы ачыкланды. Ул - 60 кг кадәр төркемдә җиңүче булган Риназ Мингаз улы Гарипов. Риназга бу дәрәҗәле бүләкне Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды. Ә Диния нәзарәте кубогына әлмәтлеләр ия булды. Икенче урында азнакайлылар, өченчедә Балтач районы спортчылары.

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить