Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости "Минем иң яраткан бәйрәмем" бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
"Минем иң яраткан бәйрәмем" бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
  Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә ике атна дәвамында "Минем иң яраткан бәйрәмем", дип аталган рәсем бәйгесе дәвам итте. Конкурс өч яшь төркемендә алып барылды: җиде яшькә кадәр, ун яшькә кадәр, һәм ун яшьтән өлкәннәр арасында.
  Бүген җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Имам-хатыйб, мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 
  Бәйгедә барысы бергә кырык кеше катнашты. Һәрбер катнашучыга бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр шулай ук грамоталар белән бүләкләнде.
    Җиңүчеләр исемлеге:
- Җиде яшькә кадәр:
1) Сафина Мәръям;
2) Бикметова Алсу;
3) Миниахметов Аят.
 - Ун яшькә кадәр:
1) Салимгараева Исламия;
2) Миниахметова Уммукульсум;
3) Ялаев Искәндәр.
- Ун яшьтән өлкәннәр:
1) Миниахметова Зәйнәб;
2) Мухаметова Миләүшә;
3) Садыков Абдулла.
Киләчәктә дә "Ак мәчет" мәдрәсәсе тарафыннан оештырылучы бәйгеләрдә катнашыгыз, отыгыз, бәхетле булыгыз.
 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить