Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Мин шушы яшьтә дә укырга килдем
Мин шушы яшьтә дә укырга килдем

      Әңгәмәдәшебез Касимова Әкълимә Шакирҗан кызы, читтән торып уку бүлегенең 1нче курс шәкерте. Ул Татарстан республикасы, Тукай районы, Яңа бистәсеннән.

Әкълимә апа 1939 елгы, аңа хәзер 72 яшь. Олы яшьтәге шәкертебез югары белемле, Казанда тарих-филология факультетын тамамлаган. Соңгы егерме ел Яңа бистәнең  урта мәктәбендә татар телен укытып хаклы ялга чыккан. Әкълимә апа 2 бала анасы, ул бүгенге көндә оныкларына дини тәрбия бирүне үзмаксат итеп куя.

Укырга килү максаты.

‒ Белемле кешеләрдән гыйлем аласы килде, чөнки «Ак мәчеттә» белемле мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр укыта икәнен ишеттем. Моңа кадәр үзлегемнән генә генә укыдым. Чыккан һәрбер дини китапны алып укырга тырыштым, шулай итеп зур китапхана җыелды. Гарәпчә укыганнарымны аңларга теләдем, әлбәттә, максатым абыстай булыр өчен түгел.

 Укудан алган нәрсәләр.

‒ Мәдрәсәдә иң кирәкле фәннәр керә, мәсәлән, гакыйдә, фикъһ, тәҗвид, гарәп теле. Күп язарга тура килә, Казанда институтта да болай күп язмагамындыр әле.

 Белемнән башка алган нәрсәләр.

‒ «Ак мәчет» – мәдрәсә генә түгел, ә шулай ук олы мәчет тә ул. Мин үзем мәчетне бик яратам, монда намазлар укыулар гына да үзе ни тора бит! Тагы да без монда төрле җирләрдән килдек, дәресләрдән соң һәм чәй эчкәндә рәхәтләнеп аралышырга да вакыт табабыз. Монда килер алдыннан башым авырыр дип хафаландым, ләкин вакыт сизелмичә дә үтеп китә. Өйдә болай, сигез сәгать укып утырсам, авырыр идем, ләкин әлхәмдүлилләһ, үземне яхшы тоям. Килгәнемә бик шатланам.

 Сезнең яулыкта булугызга кешеләрнең мөнәсәбәте ничек?

‒ Ничек инде хатын-кыз яулыксыз йөрсен?! Мин яшь вакытымда да яулыгымны салмадым. Элек безнең әниләребез кигән киемнәр миңа ошый, аларның гаүрәт җирләре капланган була иде, гәүдәләре беленми иде, шул ук вакытта, үзләренә килешә дә иде.

Чаллы шәһәрендә мәдрәсә бар икәнен кайдан ишеттегез?

‒ Мине «Күңел радиосына», тапшыруга чакырганнар иде, шунда журналист «Ак мәчет» турында әйтте. Аннары җәй көне мәдрәсәгә игъланнар күрдем, иптәшемнән сорагач та ул риза булды, укы диде.

 Киләчәккә планнар.

‒ Укып бөтергә, аннары кирәгем чыкса, укытырмын, ә болай оныкларым күп, аларга динебезне аңлатырга, дини тәрбия бирергә кирәк, күршеләрем дә бар.

Укырга килергә теләүчеләргә сүзем.

‒ Мин шушы яшьтә дә килдем укырга, килегез, Мөхәммәт пәйгамбәр: «Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз», – дигән. Өйдә генә кайнау түгел, монда бит аралашасың да. Белемне белгән кешеләрдән, укытучылардан алырга кирәк.  

Мәдрәсәгә теләк.

‒ Әлбәттә, мондый мәдрәсә зур чыгымнар таләп итә. Дингә, милләтенә битараф булмаган һәр кеше ярдәм итергә тиеш. Әлбәттә, укытуларның дәвам итүен телим.  Укытучы кызларыбыз һәм аларның дәрес бирү рәвеше белән кәнәгатьмен, белемнәре тирән, аларга исәнлек-саулык телим, түземлекләре өчен рәхмәтлемен.

alt

Әклимә апа

alt

72 яшьтә парта артында

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить