Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Мәчетләребездә корбан ашлары дәвам итә.
Мәчетләребездә корбан ашлары дәвам итә.

Мәчетләребездә корбан ашлары дәвам итә. 11 октябрьдә Чаллының «Туфан» мәчетендә Корбан ашы үтте. Анда мәхәллә халкы, «Ак мәчет» мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Мәҗлес Коръән укудан башланды. Аннары җыелучыларны мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин сәламләде. Ул чалган корбаннарның кабул булуын теләде. Мәдрәсә мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, «Ак мәчет» мәдрәсәсе шәкертләре ел саен шәһәрнең үзәкләштерелгән мәйданчыгында корбан чалу эшләрендә актив катнашалар. Быел биредә 2553 сарык корбанга чалынды. Мәдрәсә өчен корбан итен кабул итү оештырылды. Мәдрәсә мөгаллиме Рәфыйк хәзрәт Миннеәхмәт әйтүенчә, быел мәдрәсә өчен тупланган ит былтыргысыннан икеләтә күбрәк булган. Кайбер шәкертләр корбан чалу эшендә ярдәм итеп кенә калмаганнар, ә корбан чалып аны эшкәртүдән туплаган акчаларына үзләре дә корбанлык сатып алганнар һәм аны чалганнар, ә итен мәдрәсәгә тапшырганнар.

«Туфан» мәхәлләсе бик тату, бердәм булып яши. Биредә мәчетне тутырып гөлләр үстерелә, еш кына  өмәләр оештырып, мәчет тәртиптә тотуны да кайгырталар. Кайбер җомга көннәрендә мәчеткә килгән халыкны пылау белән сыйлау гадәте дә бар.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить