Главная Новости Күзкәй авылында "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте балалар өчен зур чара оештырды
Күзкәй авылында "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте балалар өчен зур чара оештырды

23 нче июнь көнне Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкерте - Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен “Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт”, - дип аталган бик зур чара оештырды.

Иң элек, балаларны каршылаганнан соң, мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды.

Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине, иман нигезләре турында сөйләнде, динебез турында фәнни фактларга нигезләнгән видео – роликлар күрсәтелде.

Чараның бәйге өлешендә, балалар мәчетнең ишегалдына чыгып төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар. Нәтиҗә буларак, һәр балага тәм-томнар бүләк ителде.

Өйлә намазы алдыннан балаларга тәһарәт алу тәртипләре аңлатылды, бергәләшеп намаз укылды.

Әлеге чарадан балалар шатланып, алга таба да мәчеткә йөрүләрен белдереп, бик куанып кайтып киттеләр. 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить