Главная Новости Көтеп алган Рамазан ае ахырына якынлашты.
Көтеп алган Рамазан ае ахырына якынлашты.

Быелгы көтеп алган Рамазан ае ахырына якынлашты. 16 нчы июль көнне соңгы уразабызны тотабыз, 17 нче июль Ураза-гаете була. Бу айда мөселманнар күбрәк изгелекләр, гыйбәдәтләр кылырга ашыкты. Рамазан ае дәвамында һәр көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет”тә ифтар мәҗлесләре оештырылды. Анда мәхәллә халкы һәм килгән кунаклар, биредә пешерелгән тәмле ризыклар белән хушланды. “Ак мәчет” эшчәнлеген шәһәребезнең югары уку йортларында белем бирүче галимнәр белән бергәлектә алып бара. Алар өчен махсус ифтар-мәҗлесләре оештырылды.

Инде ничә ел рәттән, тәравих намазларында “Коръән чыгу” өчен Диния нәзәрате тарафыннан Республикабызга Төркиядән Коръән-хафизлар килү оештырыла. Быел “Ак мәчет”тә ике Төрек кунагыбыз, Мөхәммәт һәм Әмра исемле кардәшләребез Коръәнне хәтем кылдылар, ягъни тулысынча укып чыктылар.
“Ак мәчет” имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли мәхәллә исеменнән Коръән-хафизларга рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук “Ак мәчет”кә гыйлем алырга йөрүче апаларыбыз кунакларга үзләренең күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить