Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Коран-хафизы из Турции.
Коран-хафизы из Турции.

Һәр ел Рамазан аенда Татарстанга, тәравих намазларын укыту өчен, Төркиядән Коръән-хафизлар килә. Диния Назәрәт тарафыннан оештырылган бу гамәл, инде күркәм бер гадәт булып бара. Быел Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчет"кә ике төрек хәзрәте килде. Кунакларны Ак мәчет мәхәлләсе якты йөз белән каршы алды. Чанкыры шәһәреннән булган Ниязи Кая хәзрәтләре үзенең ватанында имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Ә Самсун шәһәреннән килгән кардәшебез, Коръән-хафиз Гомәр Ой хәзрәт, Коръән курсларында укыта. Төркиядән килгән хөрмәтле кунакларыбыз, Ак мәчетнең уңайлы шартлар тудырылган, кунак бүлмәсенә урнаштылар. Төрек кардәшләребез мәчетебездә өйлә намазыннан соң мәхәллә мөселманнарына һәм теләүчеләргә Коръән дәресләрен бирәләр, һәр көн Аллаһ китабының утыздан бер өлешен укыйлар. Төрле яштәге кардәшләребезнең алларында Коръәннәр, алар остазларның укыганын ихтибар белән тыңлыйлар. Коръән-хафиз Гомәр Ой хәзрәт тәравих намазларында, рамазан ае давамында Коръәнне хәтем кылачак, ягъни тулы Коръән чыгачак.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить