Главная Новости "Кама елгасы буена ялга чыктык".
"Кама елгасы буена ялга чыктык".

"Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән, учакта бик тәмле пылау пешерелде.  Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше дә килеп җитте: хәзрәтләр, шәкертләр барсы бергә футбол уйнадылар. 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить