Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости "Ислам дөньясы" исемле дини китаплар күргәзмәсе
"Ислам дөньясы" исемле дини китаплар күргәзмәсе

27 ноябрьдә Чаллыда беренче мәртәбә «Ислам дөньясы» исемле дини китаплар күргәзмәсе ачылды. Ул шәһәрнең 27 бистәсендә урнашкан «Хәләл-Үзәк»тә өч көн дәвамында эшләде. Оештыручылары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Мөхтәсибәте, «Хәләл-Үзәк».

Күргәзмәнең тантаналы өлеше Коръән укып дога кылудан башланды. Шәһәр мөселманнарын ошбу вакыйга белән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бү хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рамил Мәрван улы Хәлимов котладылар. Чыгыш ясаучылар милләтебез тормышында китапның борынгыдан нинди мөһим урын тотканлыгын искә төшерделәр, гыйлемнең җәмгыятьне рухи савыктыруда, берләштерүдә булган мөһим роленә тукталдылар. Тимергали хәзрәт дөньялыкка калдырылган гыйлемнең әҗер-саваплары кешегә вафат булганнан соң да ирешеп торуы хакында искәртте. Шулай ук күргәзмәне оештыруга күп көч салган «Хәләл-Үзәк» җитәкчесе Илдар Җәмил улы адресына да күп рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Тантаналы өлештән соң халыкны пылау, чәй белән сыйлау булды. Аннары янәшәдәге “Сөембикә” мәчетендә Тимергали хәзрәт имамлыгында җомга намазы укылды. Ул тәкъвалык турында бик тә тәэсирле вәгазь сөйләде. 

Күргәзмәгә килүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур”, Чаллының “Ислам нуры”, “Ак мәчет”, “Тәүбә”, Түбән Кама шәһәренең “Рисалә” нәшриятләре, Мәскәүнең “Мәрҗани” фонды тарафыннан Ислам буенча нәшер ителгән фәнни-популяр китаплары тәкъдим ителде. 

http://www.islamtatar.ru/

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить