Главная Новости Иж Бубый мәдрәсәсенә сәфәр кылып кайттык.
Иж Бубый мәдрәсәсенә сәфәр кылып кайттык.

9 нчы декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре Әгерҗе районында урнашкан Иж Бубый мәдрәсәсенә сәфәр кылып кайттылар. Биредә хәзрәтләр мәдрәсәгә багышланган музейда экспонатлар, элеккеге китаплар белән таныштылар. Шулай ук мөгаллимнәрне Иж Бубый мәдрәсәсе бинасына алып бардылар. Бинаның диварлары бик калын (1 метр чамасы) итеп эшләнгән. Бинаны җылыту системасы бик үзенчәлекле башкарылган булган.

Тарихи справка:
Әлеге уку йортын дөньяның төрле почмакларында беләләр. Аның турында мәгълүматлар Лондон, Хельсинки, Нью-Йорк архивларында, китапханәләрендә саклана.

Иж-Бубый мәдрәсәсе Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында саклана. ХХ гасыр башында бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубыйлар нигез салган ирләр һәм кызлар мәдрәсәләре Русиядә дәрәҗәле уку йорты саналган. Габдулла Бубый биредә алдынгы уку ысуллары кертүгә, урыс телен өйрәтүгә ирешкән. Париж университетын тәмамлаган Гобәйдулла Бубый мәдрәсәдә укытучы булып эшлгән. Мөхлисә Бубый исә хатын-кызлар өчен беренче кызлар мәдрәсәсен ачып җибәргән.

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить