Главная Новости I БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ
I БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ

15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә «ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ»дип аталган I БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ үтте.

Әлеге чарада Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 56 делегат чыгыш ясады. Шунысы ихтибарга лаек, катнашучылар арасында югары уку йортлары студентларыннан алып, дөньякүләм билгеле булган шәхесләр, галимнәр катнашты.  Конференцияне имам-хатыйб, “Ак мәчет”  мәдрәсәсе ректоры, Кама-буе төбәге казые, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Шәйхвәли  ачты.

 

Шулай ук, сәламләү сүзләре белән Яр Чаллы шәһәре хакимиятенең, җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге мөдире Галиуллин Рөстәм Рафик улы, Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла чыгыш ясадылар.

 Җыелышны Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты һәм дә Ак мәчет мәдрәсәсе мөгаллиме Хаҗиев Ренал Исмәгыйл улы алып барды.

Пленар утырышта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм мәдәниәт институтының лингвистика бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясы академигы Зәкиев Мирфатих Зәки улы, тарих фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, Казан Федераль университетың филиалы Яр Чаллы институты профессоры Каюмов Айдар Тәлгат улы, филология фәннәре докторы, Казан Федераль университеты профессоры  Бакиров Марсель Хаернас улы, тарих фәннәре докторы, Рәсәй Гадел хөкем академиясының Казан филиалы профессоры Хабутдинов Айдар Юрий улы һәм башка галимнәрнең чыгышлары тыңланылды. Чыгыш ясаучылар тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Соңрак, катнашучылар, килгән кунаклар өчен кофе-брейк оештырылды. Шул форсаттан файдаланып бөтен төрки дөньяга билгеле булган галимнәребез Зәкиев Мирфатих Зәки улы белән Бакиров Марсель Хаернас улын Ак мәчет студиясына кунакка чакырдык. Рөстәм хәзрәт Шәйхвәли белән әңгәмә барышында “Ак мәчет”  мәдрәсәсе эшчәнлегенә галимнәр тарафыннан югары бәя бирелде.

Конференциядә катанашучылар актлар залында махсус оештырылган күргәзмәдә, мәдрәсә һәм шәһәребезнең югары уку йортлары мөгаллимнәренең ислам диненә, тарихка, тел мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләре белән таныша алдылар.

Өйлә намазын укыгач, чараның икенче өлеше, секцияләр эшчәнлеге белән дәвам итте.

Ислам һәм хәзерге заманның көнүзәк проблемалары, ислам дине тәгълиматына багышланган беренче секция актлар залында оештырылды. 

Рәсәйдә һәм дөньяда ислам мәгарифенә кагылышлы икенче, һәм дин белән фәннең үзара бәйләнешен яктырткан өченче секцияләр аудиторияләрдә башланып китте.

Әйтергә кирәк һәрбер чыгышта күтәрелгән сораулар үзенең актуальллеге, мөһимлеге белән аерылып торды.

Күп кенә сорауларга җаваплар табылды.

Әлеге, галимнәр тарафынннан югары бәяләнгән зур чара бик нәтиҗәле үтте.

Мондый форматтагы, дин һәм фәнне үз эченә алган, бу ике нигез бергә булганда гына уңышка ирешеп булуын тагын бер тапкыр расларга ярдәм иткән әлеге конференция киләчәк көндә ничек итеп зур-зур проблемаларны булдырмый калу, аларны чишү юлларын күрсәтте.

Конференциянең йомгаклау өлешендә секция җитәкчеләре чыгышлар ясадылар һәм резолюция кабул ителде.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить