Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Галимнәр белән мәҗлес.
Галимнәр белән мәҗлес.
Бүген инде традиция рәвешендә  "Ак мәчеттә" галимнәр өчен мәҗлес оештырылды. Иң элек түгәрәк өстәл артында эшләнә торган эшләр һәм планнар турында әңгәмә корып алынды.  “Ак мәчет” мәдрәсәсе эшчәнлеген шәһәребезнең югары уку йортларында белем бирүче галимнәр белән бергәлектә алып бара. Алар мәдрәсәгә килеп төрле кызыклы темаларга лекцияләр, семинарлар үткәрәләр. Өченче ел рәттән конференцияләр үткәрелеп килә. Беренче ел республика күләмендә булган булса, быел инде март аенда I ХАЛЫКАРА ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ үтте. Әлеге чараның темасы: "ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ".  
Конференциядә чыгыш ясаган галимнәрнең чыгышларын тыңлаганнан соң бер нәтиҗәгә килергә була: "Җәмгыять тормышының тотрыклыгына бары тик дини һәм дөньяви галимнәр бергә эшләгәндә генә ирешеп була". "Ак мәчет" мәдрәсәсе әлеге эшне нигез салынган көннән үк алып бара. Әлеге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе булып, Тукай районына динебездә традицион булмаган юнәлешләр үтеп керә алмауы тора.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить