Эшләр ният белән генә бәяләнәләр. | Новости
Главная Новости Эшләр ният белән генә бәяләнәләр.
Эшләр ният белән генә бәяләнәләр.

  عَنْ أَمِيرِ الْمُؤْمِنِينَ أَبِي حَفْصٍ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ rيَقُولُ : إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُهُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ

Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәр-сә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак».

Хәдиснең әһәмияте

Дөреслектә, бу хәдис – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе. Ул диннең нигезе һәм хөкемнәренең берсен үз эченә ала. Әбү Давыт әйткән: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният».

Имам Әхмәт һәм Шәфигый: «Эшләр нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәшкил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәк, тел, әгъзалар ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә барлыкка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора», – дип әйткәннәр.

Менә шуңа күрә дә, галимнәр әлеге хәдисне китапларының, хезмәтләренең башына куярга яратканнар. Мәсәлән, Бохари үзенең «Сахих»ын, Нәвәви өч әсәрен: «Изгеләр бакчасы», «Искә алулар», «Нәвәвинең кырык хәдисе» әлеге хәдис белән башлый. Моның максаты гыйлем алучы кешенең ниятен Аллаһ ризалыгы өчен генә гыйлем алуга, изге гамәлләр кылуга юнәлдерүдән гыйбарәт. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әлеге хәдисне вәгазь вакытында әйтүе дә аның әһәмиятле икәнен күрсәтә. Әбү Гобәйд әйткән: «Хәдисләр арасында әлеге хәдис кебек үк файда һәм мәгънәгә ия булучы башка хәдис юк».

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить