Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Дуга, которые читаются во время Рамадана.
Дуга, которые читаются во время Рамадана.

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң гарәпчә бу сүзләрне укып, тел белән ният кылу мөстәхәб: 

نَوَيْتُ أَنْ أَصُومَ صَوْمَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى. 

Нәүәйтү ән әсу́мә саумә шәһри рамәда́нә минәл-фәҗри иләл-мәғриби ха́лисан лиллә́һи тәга́лә́. 
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласым белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчы ураза тотарга ният кылдым. 
Кояш баткач, уразаны тәмам кылганда, җимеш яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәттер. 

Ифтар кылганнан соң бу дога укыла: 

اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَ بِكَ آمَنْتُ وَ عَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَ عَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَ مَا أَخَّرْتُ. 

Әлла́һүммә ләкә сумтү үә бикә ә́мәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә́ ризқыйкә әфтартү фәғфир ли́ йә ғаффа́рү мә қаддәмтү үә мә́ әххартү. 
Мәгънәсе: Әй Аллаһ, ошбу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем. Сиңа тәвәккәл кылдым. Синең ризыгың белән авызымны ачамын. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить