Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости Безнең шәкертләребез.
Безнең шәкертләребез.
Мин дә "Ак мәчет" мәдрәсәсен тәмамладым. Биш ел элек. Бу мәчеттә үзенә бертөрле рәхәт мохит. Бик белемле, зыялы, дәрәҗәле хәзрәтләр, мөгаллимәләр белем бирә. Алар дөнъяви һәм дини уку йортларын тәмамлаганнар. Шуңа да вәгазьләре бик тирән эчтәлекле, тормышчан. Рафикъ хәзрәт Миннеәхмәтов бик тырышып гарәп телен укытты, үзе дә гарәпчә дә, татарча да әйбәт белгән мондый хәзрәтләре белән горурлана ала "Ак мәчет"! Замана белән бергә атлап баруына да мисаллары күп мәдрәсәнең: биредә бик актуаль темаларга фәнни-дини конференцияләр гел үткәрелеп тора.
 
Нәсимә Садыйкова
Балалар һәм яшүсмерләр өчен бастырылучы "Көмеш кыңгырау" газетасына нигез салучы, баш редактор.
 
 
 
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить