Главная Новости Балаларның 20 нче Коръән уку бәйгесе
Балаларның 20 нче Коръән уку бәйгесе

Балаларның 20 нче Коръән уку бәйгесе. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә Чаллыда уза. Оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Быелгы бәйге 25 мартка билгеләнде.

Үткәрелү урыны – шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчете” (Яңа Шәһәр, 2/14, “Ак мәчет” тукталышы. 38-67-02 – “Ак мәчет” имам-хатыйбы).

 
Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид илә укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша. Ул 4 яшь төркемендә бара:
 
1. 7 яшькә кадәр.
 
2. 10 яшькә кадәр.
 
3. 13 яшькә кадәр.
 
4. 15 яшькә кадәр.
 
15 яшен тулганнар бәйгедә катнаштырылмый.
 
Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча туплана:
 
1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку: 0 – 12 балл.
 
2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку: 5 - 12 балл.
 
3. Мәкам: 1 – 3 балл.
 
4. Мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш: 1 – 2 балл.
 
Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнә. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучыларга шулай ук призлар бирелә. Спонсорлар аерым катнашучыларга үз призларын бирә ала.
 
Бәйгегә мөхтәсибәтләр, Чаллы мәчетләре үзләрендә уздырылучы Коръән бәйгеләрендә җиңүчеләрне юллыйлар. Вәкилләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша.
 
Бәйге шартлары 19 февральдә Чаллы шәһәре имамнары җыелышында кабул ителде.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить