Главная Новости Алабуга шәһәре "Әҗмәл" мәчетендә Азан әйтү бәйгесе булып узды.
Алабуга шәһәре "Әҗмәл" мәчетендә Азан әйтү бәйгесе булып узды.

3 нче декабрь көнне Алабуга шәһәре "Әҗмәл" мәчетендә Азан әйтү бәйгесе булып узды. Әлеге чарада төрле яшьтәге 50 мөселман кардәшләребез чыгыш ясады. Бәйге дүрт күрсәткеч буенча бәяләнде: тәҗвид, матурлык, дөрес итеп әйтү, катнашучыларның әдәбе. Тәҗвид бүлеген Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә гыйлем биргән мөгаллим, Коръән-Хафиз, бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә имам-хатыйб ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Илгизәр хәзрәт Талипов бәяләде. Азанны матур, моңлы итеп әйтүне бәяләр өчен шулай ук Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мөәззине Габдрахман хәзрәт Мозафаров чакырылды. 

Бәйге бик күркәм үтте. Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов алга таба да шундый бәйгеләр булачагын әйтте һәм барлык кешеләрне катнашырга чакырды.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить