Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости "Ак мәчеттә" Коръән бәйгесе
"Ак мәчеттә" Коръән бәйгесе

        23 март, иртәнге 9 сәгатьтә «Ак мәчеттә» Татарстан Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте  призларына Коръән бәйгесе үткәрелә. Бу бәйге көндезге мәдрәсә шәкерте булмаган 15 яшькә кадәрле һәм Коръәнне тәжвид белән матур итеп укыган ир һәм кыз балалар өчен үткәрелә.

         Коръән – безнең китабыбыз, мөселманнар аны өйрәнеп, аның буенча гамәл кылырга тиешлеләр. Кәләм Шәрифнең фазыйләте олы. Алләһ Тәгалә Үзенең Китабы турында әйтә: «Без Коръәннән мөэминнәр өчен мәрхәмәт һәм шифа иңдерәбез». Пәйгамбәребез салллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Сезнең хәерлеләрегез шул, кем Коръәнне өйрәнеп башкаларга да өйрәтә».

Коръән бәйгесе хакында төгәлерәк мәгълүмәтләр тәкъдим итәбез:
 
                                                                   Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  
                                                                    Рәисе һәм Мөфтие вазыйфаларын башкаручы
                                                                    Илдус хәзрәт Фәиз
 
 
                                 Яшь Коръән укучыларның
                        Республика күләмендә Чаллыда үтә торган
                              традицион бәйгесе  шартлары     
    Бәйге Татарстан Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте  призларына 16 нчы ел үткәрелә. Оештыручылары: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте,  Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге.
   Үткәрелү вакыты: 23 март, иртәнге 9 сәгатьтә. Теркәлү иртәнге 8 сәгатьтән.   
   Үткәрелү урыны: Чаллы шәһәренең “Ак мәчете”( Яңа шәһәр, 2/14, “Ак мәчет” тукталышы, тел. 38-86-33; 38-67-02)
   Бәйгедә 15 яшькә кадәрле һәм көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәжвид илә матур итеп укый белүче  ир һәм кыз балалар катнаша. Ул 4 яшь төркемендә бара:
   1. 7 яшькә кадәр.
   2. 10 яшькә кадәр.
   3. 13яшькә кадәр.
   4. 15 яшькә кадәр.
      Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча туплана:
   1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку 0 - 12 балл.
   2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку 5 - 10 балл.
   3. Мәкам 1 - 3 балл.
   4. Киенеш, үз-үзеңне тотыш  1 - 2 балл.
    Бәйгегә һәр мөхтәсибәт үз вәкилен җибәрә ала. Әмма вәкилләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш. Алар урыннардагы бәйгеләрдә  сайлап алына. Ошбу чикләү Чаллы мәчетләренә дә кагыла.  Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша. Бәйге гадел булсын өчен теркәү вакытында катнашучыдан анкета һәм яшен күрсәткән документ күчерелмәләре  таләп ителә..                                        
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить