Главная Новости «Ак мәчеттә» Коръән бәйгесе үтәчәк
«Ак мәчеттә» Коръән бәйгесе үтәчәк

       28.03.2012 «Ак мәчеттә» Чаллыда язгы каникуллар чорында үтә торган традицион Коръән уку бәйгесе узачак.

         Үткәрелү вакыты: 28 март, иртәнге 9 сәгатьтә. Теркәлү иртәнге 8 сәгатьтән.
       Үткәрелү урыны: Чаллы шәһәренең “Ак мәчете”( Яңа шәһәр, 2/14, “Ак мәчет” тукталышы, тел. 38-86-33; 38-67-02)
         Бәйгедә 15 яшькә кадәрле һәм көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәжвид илә матур итеп укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша. Ул 4 яшь төркемендә бара:
1. 7 яшькә кадәр.
2. 10 яшькә кадәр.
3. 13яшькә кадәр.
4. 15 яшькә кадәр.
         Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча туплана:
1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку 0 - 12 балл.
2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку 5 - 10 балл.
3. Мәкам 1 - 3 балл.
4. Киенеш, үз-үзеңне тотыш 1 - 2 балл.
         Бәйгегә һәр мөхтәсибәт үз вәкилен җибәрә ала. Әмма вәкилләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш. Алар урыннардагы бәйгеләрдә сайлап алына. Ошбу чикләү Чаллы мәчетләренә дә кагыла. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша. Бәйге гадел булсын өчен теркәү вакытында катнашучыдан анкета һәм яшен күрсәткән документ күчерелмәләре таләп ителә..
        Бәйгегә бәйле сораулар белән Чаллы мөхтәсибәтенә 8(8552) 56-65-99 тел. буенча мөрәҗәгать итү кирәк. Бәйге шартлары Чаллы имамнарының 16 февраль 2011ел җыелышында кабул ителде.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить