Главная Новости "Ак мәчет"тә якшәмбе мәктәбе яңа уку елында эшен башлап җибәрде.
"Ак мәчет"тә якшәмбе мәктәбе яңа уку елында эшен башлап җибәрде.

"Ак мәчет"тә якшәмбе мәктәбе яңа уку елында эшен башлап җибәрде. Әлеге укуларда шәһәрдәшләребез кыска гына вакыт эчендә Коръәнне гарәпчә укырга, ислам әхлагын, балага исем кушу, никах мәсьәләләрен, һәр кеше белергә тиешле булган сорауларны өйрәнәләр. Шунысы ихтибарга лаеклы, биредә татарча һәм русча  уку-укыту оештырылган. Һәрбарчагызны "Ак мәчет"кә укырга чакырабыз. Туганнарыгызны, дусларыгызны, күршеләрегезне һәм дә балаларыгызны да алып килегез. Аллаһытәгалә хәерле һәм файдалы гыйлемнәр алырга насыйп итсен!

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить