Главная Новости "Ак мәчет"тә Корбан гаете.
"Ак мәчет"тә Корбан гаете.

12 нче сентябрь - мөбарәк Корбан бәйрәме. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. “Ак мәчет”кә иртәнге таңнан шәһәр халкы гает намазын үтәү нияте белән җыелды. Шәһәрдәшләребезне ишек төбеннән үк "Ак мәчет" егетләре сәламләп каршы алып торды. Вәгазләр, хөтбәләр, Аллаһытәгаләгә мактап тәсбих әйтүләр гаетнең күрке булып тора. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чара сәгать алтыда башланып китте. "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллиме Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов вәгаз сөйләде. Аннары әлеге вакыйганың төп өлеше булган гает намазы укылды. Намаздан соң имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры, Кама-буе төбәге казые, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли гает хөтбәсен алып барды. Хөтбәдән соң Аллаһытәгаләгә мактау-сәнәләр әйтелде, Корән укып дога кылынды. Быел да шәһәребезнең ит комбинаты янында Корбан чалу өчен махсус урын булдырылган иде.  Гает намазыннан соң шәһәр халкы Корбан чалу һәм чалдыру нияте белән шунда җыелды. Аллыһытәгалә чалган корнарыбызны кабул итсен. Корбан бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм иман байлыгы телибез! 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить