Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости "Ак мәчет"тә чыгарылыш кичәсен Кама буенда, табигатьтә үткәрделәр.
"Ак мәчет"тә чыгарылыш кичәсен Кама буенда, табигатьтә үткәрделәр.

11 нче июнь көнне "Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән бик тәмле пылау пешерелде.  Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше дә килеп җитте. Төрле бәйгеләр, шулай ук Кама елгасында моторлы көймәдә йөзү оештырылды. Ахырда барысы бергә футбол уйнадылар. 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить