Главная Новости "Ак мәчет" мәдрәсәсендә кичке бүлектә укучы хатын-кызларның җыелышы булып узды.
"Ак мәчет" мәдрәсәсендә кичке бүлектә укучы хатын-кызларның җыелышы булып узды.

Бүген "Ак мәчет" мәдрәсәсендә кичке бүлектә укучы хатын-кызларның җыелышы булып узды. Тамашачылар өчен "Хан өстәле" дип аталган видеоролик күрсәтелде. 
Казанда үткән “Әхлак - иман көзгесе” мәчетләр каршындагы курсларда әхлак дәресләре эшкәртмәләре республика конкурсында “Күркәм әхлак - иман көзгесе” номинациясендә "Ак мәчет" мөгаллимәсе Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызы 1 нче урынны яулап кайтты. Мәдрәсә директоры җиңүчегә тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм диплом тапшырды. Әлеге җыелышта Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызының лекциясе тыңланды.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить