Главная Новости “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Хан өстәле” кулинар бәйгесе үтте.
“Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Хан өстәле” кулинар бәйгесе үтте.

18 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Хан өстәле” дип аталган бәйге үтте. Конкурсның тәртибе буенча алты уенчы катнашты. 
Бер көн алдан катнашучыларны сайлап алу туры булып узды. Бәйгенең тәртибе буенча монда 35 яшькә кадәрле егетләр катнашты.
Катнашучылар исемлеге:

Валеев Айдар 
КАМАЗ заводында фәнни-техник үзәктә (НТЦ) инженер булып эшли, “Ак мәчет” мәдрәсәсендә беренче курста укый.

Гатиятуллин Илнур
КАМАЗ заводында бюро мөдире булып эшли, “Ак мәчет” мәдрәсәсендә беренче курста укый.

Гайсин Булат
Авыл хуҗалагы техникасын сатып алу өлкәсендә менеджер булып эшли, “Ак мәчет” мәдрәсәсендә беренче курста укый.

Маликов Риназ
КАМАЗ заводында оператор булып эшли, “Ак мәчет”нең якшәмбе курсларында белем ала.

Сафин Айрат
Эшмәкәр, “Ак мәчет” мәдрәсәсендә укый.

Салихов Дилшат
Машина йөртүче булып эшли, “Ак мәчет” мәдрәсәсендә икенче курста укый.

Әлеге зур чарага ерак араларны якын итеп бик зур кунаклар, ханнар килде.
Чара, имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, Кама-буе төбәге казые, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлинең сәламләү сүзләре белән башланып китте. 
Бөйге дүрт өлештән торды:
Беренчесе: катнашучылар һәрберсе өйләрендә аш пешереп килделәр.
Икенчесе: Уенчылар әзерләнгән ризыклар белән, үзләре теләгән рецепт буенча икенче ризык әзерләделәр.
Өченчесе: Салат әзерләү.
Дүртенчесе: Чәй эчәргә торт әзерләү.
Катнашучылар ризык әзерләгән арада, шулай ук, зал белән уеннар оештырылды. Бу, тизлеккә токмач санау, бәрәңге әрчү, иң оригиналь пылау, салат, чәй ясау серләре.
Бәйгенең хөкемдарлары итеп, “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, һәм “Ак мәчет” мәрәсәсендә укучы “Эссен Грин” кибетендә пешекче-кондитер булыр эшләүче егет сайланды. 
Хөкемдарларның нәтиҗәсе буенча әлеге зур, прототипы булмаган бәйгенең җиңүчесе итеп Салихов Дилшат билгеләнде.
Шундый зур кунаклар өчен әзерләнгән “Хан өстәле”ндәге тәм-томнар белән ахырда мәҗлес оештырылды.

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить