Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости
Новости
Шиһабетдин Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес, фикер иясе

 

Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (شهاب الدين المرجانی, Şihabaddin Mərcani; 16 гыйнвар 1818, Япанчы, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе – 18 апрель 1889, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе) — мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районыЯпанчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары турында галимнәр арасында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Бабасы Сөбхан Мәрҗән авылына нигез салучы кеше була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.

Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында ике як нәселенең укымышлыгы төп роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Мәрҗанигә 3 яшь булганда, әнисе вафат була. Әнисен җирләгәч, әтисе Шиһабетдинны Ташкичү авылына алып китә. Андагы мәдрәсәдә белем ала башлый.

Ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта да. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир Араб” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, башта Ташкичүдә, аннары Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановларбелән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани Василий РадловАлександр Казем-БекИосиф Готвальд, Владимир Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетындауздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны урысчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәпфарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.

“Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында

 

Язган китаплары
Безгә мәгълүм әсәрләре болар: 1. «Хәзамәтел-хәваши ли-изахәтел-гаваш» («Тәүзыйх» хашиясе). 2. «Әл-хаккел-мөбин фи мәхасин әүдагыд-дин». 3. «Хаккел-мәгьрифәти вә хөснел-идрә-ки би-ма ялзәме фи вөҗүбил-фитри вәл-әмсаки». 4. «Әл-хикмәтүл-балигатил-җәннияти фи шәрхил-гакаидил-хәнәфият». 5. «Әт-тарикатил-мөслә вәл-гакыйдәтел-хөснә». 6. «Әл-газбел-фурат вәл-маэз-зөлалән-нәкыйгъ ли-гыйлләти рәвамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал». 7. «Әл-фаваидел-мөһиммә». 8. «Мөстәфадел-әхбар...». 9. «Мәшаригыль-ысул вә мәшарибел-фөсуд». 10. «Назурә-тел-хак фи фарзыятил-гыйшаэ вә ин ләм ягыйбеш-шәфәкъ». 11. «Вафиййәтел-әслаф... мөддимәсе». Болары — басылганнары, «Мөстәфадел-әхбар...»дан башкалары гарәп лисанында. 
Басылмаган әсәрләреннән «Тәзкирәтүл-мөниб», «Вафиййәтел-әслаф...» исемле китаплары бар. Бу соңгысы зур әсәр, беркадәр томнардан гыйбарәт. Үзе төзегән җомга вә гаед һәм дә никях хотбәләре «Мөстәфадел-әхбар...»да телгә алынган. 

Монда телгә алынганнан башка әсәрләре вә хосусый бәхәсләр хакында мәкаләләре күп. Бәгъзеләре китаплары белән бергә басылган, бәгъзеләре үзенең кулъязмалары арасында саклана. 

 

 

 
Әхмәтһади Максуди — ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе.

Әхмәтһади Максуди — ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе. Аны үз заманында ук «иң-иңнәрнең», ягьни иң танылган шәхесләрнең беренче унлыгына керткәннәр. Ул — татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, «имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дип уку-укыту системасын яңача укыту юлына кертеп жибәрүчеләрнең берсе, — 1906 елдан башлап 1918 елга кадәр чыгып килгән иң күп тиражлы «Йолдыз» гәзитенең нәшир-редакторы, ХХ йөз башы татар милли хәрәкәтендә танылган жәмәгать эшлеклесе.

Һади Максуди — Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә ) мулласы гаиләсендә туган. Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике олуг шәхес — Һади һәм Садри Максудиларны биргән.

Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч — 1890-92 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакь, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.

Мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту, тәрбия тәртипләрен кертү, Европа, рус югары уку йортлары дәрәжәсендә белем бирү, мәктәп-мәдрәсәләргә яңача уку-укыту,тәрбия тәртипләрен кертү кирәклеген, ә моңа ирешү бары тик яхшы һәм заман таләпләренә туры килә торган дәреслекләр язу һәм бастыру белән генә мөмкин булачагын аңлаган мөгаллим үзе дә барлыгы 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2-3-6 басма кичерәләр. Соңарак олы галим Ж.Вәлиди аның «Төрки сарыф» (морфология), «Төрки нәхүе» (синтаксис), «Шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү өчен 100 дәрес») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп: «Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды», диячәк. Аның »Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.

 

 

 
9.06.2019 "Ак мәчет" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегенең 3 нче курсында укучы шәкертләр курс эшләрен якладылар.

9.06.2019 "Ак мәчет" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегенең 3 нче курсында укучы шәкертләр курс эшләрен якладылар.

 

 
Юаш булу

         

 
04.06.19 Гает вәгазе

         

 
<< Первая < 1 2 3 4 5 6 7 8 10 > Последняя >>

Страница 10 из 276