Главная Новости 7 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узды.
7 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узды.

7 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узды.

Кул көрәше бик кискен барды. Чөнки бу төрдә дөнья чемпионнары Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар, Илгиз Нәфыйков, армспорт ветераны, инвалид спортчылар арасында дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов, танылган спорт мастеры Илдар Сәхипов һ.б.лар көч сынаштылар. Үз авырлык үлчәмнәрендә Чаллыдан Руслан Хәмидуллин (70 кг кадәр), Түбән Кама районыннан 18 яшьлек Илгиз Нәфыйков (былтыр Венгриядә яшьләр арасында узган дөнья чемпионатында җиңүче, хәзерге вакытта Казан энергетика техникумында укый), 85 кг кадәр авырлыкта былтыргы җиңүче Илдар Сәхипов (Биектау) батыр калдылар. II, III призлы урыннарда Рим Хәмидуллин, Чаллыдан Могомед Нурцалханов, Фәнис Нурхәмитов, Фәнис Нуретдинов.

Татарча көрәштә Актаныштан 18 яшьлек Раббани Нургалиев (70 кг кадәр), Чаллыдан Данил Хәйриев (75 кг кадәр), Оренбург өлкәсе вәкиле, Әлмәт командасы өчен чыгыш ясаган 20 яшьлек Айрат Сәмигуллин (85 кг кадәр), Уфадан татарча көрәш буенча спорт мастеры Айгиз Зәйнетдинов (95 кг кадәр), Әлмәттән турнирда күп җиңүләр яулаган, хаҗга юллама откан Фәнил Мингазов (105 кг кадәр), Казаннан спорт мастеры Равил Мөбаракшин (105 кг артык) яуладылар. II, III урыннарда Әлмәттән Рузил Ганиев, Яңа Чишмәдән Динар Миинебаев, Балтачтан Нурфат Шәфигуллин, Сабадан Айрат Исмәгыйлов, Буадан Альберт Сөләйманов, Сабадан Рушан Гильманов, Зәйдән Руслан Хәмидуллин, Балтачтан Рөстәм Заһидуллин, Буадан Марат Миначев, Чаллыдан Ришат Фазуллин, Сабадан Фәрхәт Фәйзуллин, Түбән Камадан Алишер Атадбанов.

Танылган мөселман җырчысы, татарча көрәш мастеры Ильяс Халиков турнирга абсолют батыр өчен тәкә бүләк иткән иде. Абсолют батыр исемен Әлмәттән Фәнил Мингазов яулады.

Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Диния нәзарәте кубогы аларга лаек булды. Икенче урында Чаллы, өченчедә Саба һәм Балтач районнары спортчылары.

Һәм менә турнирның иң истәлекле моменты: үз үлчәү авырлыгында батыр калучылар арасында хаҗга Юлламаны оту өчен җирәбәдә катнашу. Быел мондый бәхет Әлмәт командасы әгъзасы Айрат Сәмигуллинга елмайды.

http://islamtatar.ru

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить