Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости 4 нче июнь - шушы мөбарәк Рамазан аен озату бәйрәме, ягъни Ураза гаете.
4 нче июнь - шушы мөбарәк Рамазан аен озату бәйрәме, ягъни Ураза гаете.

4 нче июнь - шушы мөбарәк Рамазан аен озату бәйрәме, ягъни Ураза гаете. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. “Ак мәчет”кә бүген иртә таңнан шәһәр халкы гает намазын үтәү нияте белән җыелды. Вәгазләр, хөтбәләр, Аллаһытәгаләгә мактап тәсбих әйтүләр гаетнең күрке булып тора. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята.

Чара сәгать җидедә башланып китте. "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллиме Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов вәгаз сөйләде. Аннары әлеге вакыйганың төп өлеше булган гает намазы укылды. Намаздан соң имам-хатыйб, “Ак мәчет”  мәдрәсәсе директоры, Кама-буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли гает хөтбәсен алып барды.

Хөтбәдән соң Аллаһы Тәгаләгә мактау-сәнәләр әйтелде Корән укып дога кылынды һәм халкыбыз, әлеге олуг бәйрәмне бәйрәм итәр өчен  өйләренә тарала башлады.

Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм иман байлыгы телибез!