Главная Новости 4 июнь көнне дөньяда мөселманнарның Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үткәрелә торган зур бәйрәме – Ураза гаете уздырылачак.
4 июнь көнне дөньяда мөселманнарның Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үткәрелә торган зур бәйрәме – Ураза гаете уздырылачак.

4 июнь көнне дөньяда мөселманнарның Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үткәрелә торган зур бәйрәме – Ураза гаете уздырылачак. Бу көнне Республикабызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак. Чаллыда алар, узган еллардагыча, иртәнге 7:00 сәгатьтә Гает вәгазеннән башланачак. Намазга кадәр мохтаҗ-мескеннәргә фитыр сәдакаларын тапшырып бетерү хәерле. Мөфтият тарафыннан ул быел җан башына урта хәллеләр өчен 100, зәкәт түләүчеләр өчен 600 сум күләмендә билгеләнде. Гает намазыннан соң, көннең икенче яртысында, шәһәребездә беренче тапкыр Ураза гаетенә багышланган шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәме уздыру планлаштырыла. Ул көндезге 14:00 сәгатьтә Яңа шәһәрнең мәдәният һәм ял итү паркында (Җиңү паркы) үткәреләчәк. Чара программасына балалар һәм ата-аналар өчен уен-ярышлар, сәхнәдә “Хәзинә” мөселман балалары клубы һәм имамнар чыгышлары кертелгән. Шулай ук бәйрәм үткәрү мәйданында хәләл әйберләр сату ният ителә. Мәчетләребезгә – Гает намазына һәм Җиңү паркына – балалар һәм гаилә бәйрәменә рәхим итегез! Утырып ял итү өчен үзегез белән җәймәләр һәм ризыклар да алып чыга аласыз.

Гаеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә?

Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча түбәндәге эшләрне эшләргә кирәк:

  • Бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену);
  • Пакъ, матур кием кию;
  • Ирләргә хушбуй сөртенү;
  • Ураза гаетенә барган вакытта берничә хөрмә җимеше ашап бару. Риваять кылынганча: “Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез (с.г.в) беркайчан да берничә (так санда) хөрмә ашамыйча урамга чыкмый иде”, – диелгән. (Бохари);
  • Ураза гаетенә барганда эчтән, Корбан гаетенә барганда әкрен тавыш белән түбәндәге тәкбир-тәшрикъны әйтү: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”;
  • Намазга барганда бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юл белән кайту (Бохари);

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәребезне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. Бу көннәрдә шәүвәл уразасы тотылмый.

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить