Главная Новости 21 нче апрель көнне Чирмешән районы Югары Чагадай авылында "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уен узды.
21 нче апрель көнне Чирмешән районы Югары Чагадай авылында "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уен узды.

21 нче апрель көнне Чирмешән районы Югары Чагадай авылында "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уен узды. Катнашучылар әлеге районның мәчетләренә йөрүче кардәшләребез арасыннан сайлап алынды. Сораулар ислам дине нигезләренә, ислам тарихына, татар теле грамматикасына кагылышлы итеп төзелгән.

Ял итеп алган арада "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллиме Габделмәлик хәзрәт Саттаров килгән кунаклар өчен нәсихәтләрен җиткерде, шулай ук "Ак мәчет" мәдрәсәсе турында промо-ролик күрсәтелде. Ахырда бүләкләү һәм чәй эчү мәҗлесе оештырылды.

Нәтиҗәләр:

1 урын Айрат кардәш;

2 урын Айнур кардәш;

3 урын Илсур кардәш.

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить