Главная Новости 2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды.
2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды.

Рамазан аеның 20 көнендә, 2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, дөньякүләм спорт вакыйгалары уздырылу сәбәпле ике елллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Ифтарны оештыручылар составы үзгәрешсез калды: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе. Быелгы ифтарның төп үзенчәлеге – катнашучыларның рекордлы санда булуыннан гыйбарәт булды: авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде.