Главная Новости 20 нче апрель көнне "Ак мәчет"нең якшәмбе курсларында белем бирүче укытучыларны тәбрикләү кичәсе үтте.
20 нче апрель көнне "Ак мәчет"нең якшәмбе курсларында белем бирүче укытучыларны тәбрикләү кичәсе үтте.
20 нче апрель көнне "Ак мәчет"нең якшәмбе курсларында белем бирүче укытучыларны тәбрикләү кичәсе үтте. Ел дәвамында барлыгы 87 төркемдә 1355 ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар укыды.
Укытучылар составына килгәндә, алар барысы да мәдрәсә, шулай дәньяви югары һәм махсус-урта белем бирү уку йортларын тәмамлаганнар. Алар арасында шәһәребезнең төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, студентлар, һәм шулай ук лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз укыта. 
Инде ничә ел шәһәр халкы, тирә-як районнарда яшәүче халкыбыз өчен "Ак мәчет" гыйлем учагы булып тора. Һәр уку йортының үзенә генә хас сыйфатлары була, "Ак мәчет"нең йөзе булып, мөгаен югары дәрәҗәдә бирелгән гыйлем өстенә, югары әхлак тәрбиясен әйтергә буладыр. 
Укытчыларга түбәтәй-яулыклар китаплар бүләк ителде. Ахырда барча укытучылар өчен чәй мәҗлесе оештырылды.

        

 
 
 
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить