Главная Новости 16.01.17 "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары үткәрелде.
16.01.17 "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары үткәрелде.

16 нчы гыйнвар көнне "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары үткәрелде. Әлеге чарада Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә районы мөхтәсибәтләреннән һәм Башкортостаннан килгән кунаклар катнашты.

Биредә Шиһабетдин Мәрҗани тормышына багышланган презентация күрсәтелде. Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов әлеге олуг галимнең тормыш юлын яктырткан докладлар белән чыгыш ясадылар.

Әлеге чараның йомгак өлешендә килгән кунаклар "Ак мәчет" мәдрәсәсе музейы, анда булган экспонатлар белән таныштылар.

       

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить