Главная Новости 1.03.18 Тукай районы Кече Шильнә авылында "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уенның беренче этабы узды.
1.03.18 Тукай районы Кече Шильнә авылында "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уенның беренче этабы узды.

1 нче март көнне Тукай районы Кече Шильнә авылында "Сорау җавап" дип аталган интеллектуаль уенның беренче этабы узды. Килгән кунакларны район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас сәламләде.

Катнашучылар әлеге мәчеткә йөрүче кардәшләребез арасыннан сайлап алынды. Сораулар ислам дине нигезләренә, авыл тарихына, татар теле грамматикасына кагылышлы итеп төзелгән.

Ял итеп алган арада "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллиме Мансур хәзрәт һәм "Ак мәчетнең" мөхтәрәм аксакалы Йосыф бабай килгән кунаклар өчен нәсихәтләрен җиткерделәр. Ахырда бүләкләү һәм чәй эчү мәҗлесе оештырылды.

Нәтиҗәләр:

1 урын Миннәхмәт абый (Супер финалга чыкты);

2 урын Госман абый;

3 урын Зиннәтулла абый.

Икенче сайлап алу турлары Суык-Су һәм Теләнче Тамак авылларында узачак. Супер финал 8 нче март көнне Суык-Су авылының мәдәният сараенда узачак.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить