Ак мечеть

  • Decrease font size
  • Default font size
  • Increase font size
Главная Новости “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!”
“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!”

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!”

Ислам дине ул мәчеттә намаз уку, яисә ураза тоту гына түгел. Ислам дине кешелекнең барлык яшәешен чолгап ала.

Мөселман кешесе динен дә, дөньясын да бергә алып бара.

Әлеге язмабыз пичче һөнәрен үзләштергән, Айнур исемле мөселман кардәшебез турында булыр. Ул бүгенге көндә “Элит” класслы пичләр чыгару белән мәшгуль. Гади пичләрдән аермалы буларак, әлегеләренең тышкы ягын тышлаганда формалы кирпечләр кулланыла. Әлеге кирпечләр һәрберсе кулдан эшкәртелә.

Айнур бүгенге көндә “Ак мәчеттә” якшәмбе курсларында белем ала, намазларын укый, җомгаларын калдырмый. Айнурның сүзләренә килгәндә: “Мәчеткә килеп гыйлем ала башлау эшемә бәракәт өстәде”,- ди ул.

Димәк җәмәгать, нәрсә әйтәсе килә, Ислам динен өйрәнү, намазларны уку, кешенең динен һәм дөньясын куәтләүче бер фактор булып тора.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить